Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:46

Русиянең Азия өлеше мөселманнары вәкиле чиркәүдә намаз уку рөхсәте сорап мәчет төзү мөмкинлеге бирелмәүгә игътибарны җәлеп итергә җыена.

Әйткән һәр сүз дә аткан ук түгел әле ул. Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе казые Фатих хәзрәт Гарифуллин әле яңарак кына булган үзенең белдерүе белән төп игътибарны чиркәүләрдә намаз укуга түгел, ә ислам дине тарафдарлары алдында торган башка проблемаларга да юнәлтергә теләгән идем ди.
Алексей II-гә мөрәҗәгать әле язылмаган
Фатих хәзрәт Гарифуллин
Islamnews.ru га биргән әңгәмәдә Фатих хәзрәт үзенең бөтен Русия һәм Мәскәү патриархы Алексей II мөрәҗәгать итергә җыенуы турында әйтте. Ул җомга намазларын праваслау гыйбадәтханәләрендә укырга рөхсәт алырга тели. Әгәр үтенеч Алексей II-гә юллана калса, бу адым Русиядә ислам һәм праваслау дине арасында үзара аңлашу башлану турында яхшы бер үрнәк булыр иде дип дәлилләргә җыена.
“Чөнки, бик күп урыннарда чиркәүләр буш утыра. Яңгырдан соң гөмбәләр ничек үсә, Төмән шәһәрендә дә чиркәүләр күп урыннарда хәзер. Тубыл шәһәрендә шулай ук 30-лап чиркәү бар”, ди Фатих хәзрәт. Аның әйтүенчә, соңгы вакытта, мисал өчен Төмәндә, җомга көннәрендә халык мәчеткә сыймыйча намазны яңгыр астында, я булмаса эссе кояшта укырга мәҗбүр.
Төмәндә халык мәчеткә сыймый
Төмән өлкәсенең диния идарәсе рәисе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин әйтүенчә, шәһәрнең җәмигъ мәчетенә халык сыймаганга, алар идән астын, ягъни подвалны да намаз укырлык хәлгә китергәннәр.
“Хәзер тыгызлап тутырабыз. Мин эш бүлмәләрен дә (кабинетларны) ачам. Тарлыктан саҗдә кылырга да урын калмый. Идән астында евроремонт эшләнгән. Хәзер бөтен подвал тула. Кешеләр эчтә уку кыен дигәнгә урамда да келәмнәр җәя башладык”, ди Галимҗан хәзрәт. Җомга көннәрендә аларга 800-ләп кеше килә.
Чиркәүдә фәрештәләр юк
Бу хәлдән чыгу өчен чиркәүгә барып намаз укырга Галимҗан хәзрәт катгый рәвештә каршы икәнлеген белдерде. Фатих хәзрәт Гарифуллинның бу белдерүен шәригать кануннарына сыймаган сүзләр дип атады ул.
“Чиркәүдә син килде дип иконаларны чыгармыйлар. Кайда икона, рәсемнәр анда фәрештәләр булмый. Фәрештә булмаган җирдә ничек син гыйбадәт кыласың? Бу яраклы әйбер түгел. Ул кем белән киңәшкән? Мондый уйлар аның башына каян килгән мин аны белмим”, ди Галимҗан хәзрәт Бикмуллин.
Потларны, тәреләрне капларга да була
Ә Фатих хәзрәт Гарифуллин Алексей II-гә мөрәҗәгать язылса һәм чиркәүләрдә укырга рөхсәт бирелгән вакытта андагы потларны, сүрәтләрне һәм тәреләрне каплап куярга да мөмкин булачак дип әйтә.
Галимҗан хәзрәт исә, бу хәл туа калган очракта рөхсәт сүзе генә дә мөселманнар арасында зур ризасызлык тудырырга мөмкин, шуңа күрә ул зур шәһәрләрдә мәчетләр салу мөмкинлеген яуларга кирәк ди.
Мәчет өчен җир вәгъдә итәләр дә бирмиләр
“3 гектар җир сораган идек Төмәннең Плеханова һава аланы янында. Ике ел узып китте инде. Гүбернатор да төзелешкә булышырбыз дип әйткән иде. Ике ел эчендә салырга кирәк, чөнки анда башка төзелешләр дә булачак дигән иде ул. Ике ел эчендә ул җиргә бер кем дә тия алмады. Ул авыл хуҗалыгы җирләре икән. Хәзерге яңа кануннар белән кыенлыклар килеп чыкты”, ди Галимҗан Бикмуллин.
Галимҗан хәзрәт әйтүенчә, анда, я тегендә җир бирәбез дип вәгъдә итеп аны бирмәүләре Төмәндә беренче очрак түгел. Бу хәл Русиянең башка шәһәрләрендә дә шулай ук дип әйтергә була. Урындагы хакимиятләр мөселманнарга яңа мәчет өчен җир бирмәскә киртә куяр өчен төрле сәбәпләр табарга тырыша. Мәскәү дә бу проблеманы бөтен Русия күләмендә хәл итүгә атлыгып тормый.
Ничарадан бичара
Алексей II-гә мөрәҗәгать язарга җыенган Фатих хәзрәт Гарифуллин да үзенең бу белдерүенең төбендә барып төртелергә урын булмау һәм хакимиятләрнең мөселманнарның мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә бармак аша карауларын яшермәде.
“Бу белдерү үзенә күрә фикер йөртергә этәрү өчен әйтелгән сүз. Үзләре тәкъдим итсеннәр, файдалы киңәшләр бирсеннәр. Мөселманнарга намазны җиңеләйтү өчен яңа юллар күрсәтсеннәр”, ди Фатих хәзрәт.
Русия сәясәте ике яклы
Инде билгеле булганча, Русиянең ислам комитеты рәисе Гейдар Җамал президент Медведевка биш таләптән торган ачык хат язган иде. Гейдар Җамал фикеренчә, Русиядә Кремль хакимияте мөселманнарга карата икейөзле сәясәт алып бара. Беренчесе- илдә төрле халыкара ислам конференцияләре, төрле чаралар уздырыла һәм шул рәвешле башка мөселман илләре вәкилләре каршында Русиянең бу дин вәкилләренә карата яхшы имиджы булдырыла. Икенче яктан исә, илнең эчке сәясәте мөселманнарны юк-бар сәбәп табып төрле юллар белән кысырыкларга тырыша.
Төмән шәһәрендә һәм Русиянең башка калаларында берсе артыннан берсе праваслау чиркәүләре төзелеп, ачылып торганда мөселманнарның мәчет төзү өчен рөхсәт ала алмавы да моңа ачык мисал булып тора.

XS
SM
MD
LG