Accessibility links

Кайнар хәбәр

Телләр канунын бозучыны мәхкәмәгә


Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

Казан технология университеты студенты Наил Нәбиуллин Казан метросында билет сатучыны телләр канунын бозган өчен мәхкәмәгә бирергә җыена.

Татарстанда күптән түгел “Мин татарча сөйләшәм” дигән акция узган иде. Ул вакытта әлеге чараны уздыручы татар яшьләре, моның төп максатын республикадагы җәмәгать урыннарында татар телендә мөрәҗәгать итә башлау дигән иде. Вакыт уза, әмма кибетләрдә татарча мөрәҗәгать иткәнгә, сатучыларның җавапсыз калулары, бу әле дә гадәти хәл булып кала. Күп вакытта татарлар бу күренешкә күз йома.
Әмма шушы көннәрдә Туполев исемендәге Казан дәүләт технология университетының юридик факультеты студенты Наил Нәбиуллин мондый күренешкә юлыгып, үзенең ризасызлыгын белдерде. Үз хокуклары өчен көрәшүче татар егете “Азатлык”ка бу уңайдан болай диде:
“30 июнь көнне метрога кереп, әлеге транспортта йөрергә хокук бирүче билет алырга кергән идем. Әмма монда сатучы, мин татар телен аңламыйм, русча сөйләшегез, ди. Минем ачуым чыкты. Җәмәгать урынында көнгә күпме кеше белән эшләп тә, сез татар телен белмисез, Татарстан конситуциясе буенча сез аны белергә тиеш, сез бит телләр канунын бозасыз, дидем. Әлеге ханым минем белән бәхәскә керде. Милләтчелектә, шовинизмда гаепләде. Милиция килде. Минем белән начар гына сөйләштеләр. Шулай итеп, туган телемдә миңа кирәкле әйберне алырга бирмәделәр”, ди Наил Нәбиуллин.
Наил “Азатлык” тыңлаучыларына таныш егет. Еш кына ул тел һәм милләтне яклау максатыннан оештырылган урам җыеннарында катнаша. Бу очракны да татар егете, җавапсыз калдырмыйм, дип вәгъдә итә.
“Мин бу ханымның исем һәм фамилиясен язып алдым, хәзер прокуратурага хат язачакмын, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкмен. Бу мәгълүмат “Звезда Поволжья”, “Татарстан яшьләре”, “Акчарлак” һәм башка газеталарда тулысынча исем фамилияләре белән басылып чыгачак”, ди Наил Нәбиуллин .
Әлеге бәхәсле очракның уңай якка хәл ителүенә ышанмаса да, бу гамәлгә мин үз хокукларымны яклау максатыннан бардым, ди Наил.
“Нәтиҗәләр булуын булмас. Әмма төп максатым аларга үземне күрсәтү иде. Үз хокукларымны ахыргача яклыячагымны күрсәтү. Чөнки алар, татарларның хокуклары бозылганда тыныч кына ятканын күрәләр. Бу очракта исә мин үз хокукларымны якладым. Конституция минем якта. Алар бу хәлне озак онытмаячаклар әле. Газета-журналлардагы тәнкыйтьне күреп, бәлки моны исәпкә дә алырлар”, ди Наил Нәбиуллин .
XS
SM
MD
LG