Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия Абхазиягә ябылган чиген ачырга куша


Грузия рәсмиләре Абхазияне чикләрен кичекмәстән ачырга чакырды. Грузия 1994 елда төзелгән килешүне бозу турында белдерә. Абхазия үз чикләрен ике шәһәрдә булган шартлауларга җавап йөзеннән ябкан иде. Сухумда һәм Гагрыда булган шартлаулар нәтиҗәсендә кимендә 8 кеше зыян күрде. Абхазиянең Грузиядән аерылу хәрәкәте 90нчы елларда башланды. Абхазия мөстәкыйль дәүләт буларак халыкара дәрәҗәдә танылмаган.
XS
SM
MD
LG