Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уланбатырда чуалышлар дәвам итә


Агентлыклар Уланбатырдагы чуалышларда кимендә 10 кешенең зыян күрүе турында хәбәр итә.

Монголиянең башкаласы Уланбатырда сайлау нәтиҗәләренә каршылык белдерүчеләр һәм полиция арасында бәрелешләр булды. Якшәмбе көнне булган сайлауларның беренче нәтиҗәләренә караганда, хакимияттәге фирка парламенттагы күпчелек урыннарны алырга тиеш. Сишәмбе көнне, берничә мең каршылык белдерүче, хакимияттә булган Монголиянең халык инкыйлабы фиркасе бинасына килгән, ясалма яндыргычлар белән ут атып, янгын китереп чыгарган. Newsru.com сәхифәсе хәбәр иткәнчә, каршылык белдерүчеләр бинага үтеп кереп, аны тар-мар иткән.

Элегрәк бинада фирка хезмәткәрләре һәм журналистлар булган, дип хәбәр ителде. Полиция халыкны газ сибеп һәм таяклар белән кыйнап таратырга тырышкан.

Оппозициядәге Демократик фирка сайлауларда хәрәмләшүләр турында белдергәннән соң, башкалада чуалышлар башланган дип хәбәр ителә.

Хакимият фиркасе вәкиле һәм демократик фирка башлыгы да белдерүләр белән чыккан. Алар икесе дә каршылыкны тыныч юл белән хәл итергә чакырган, дип хәбәр ителә. Шул ук вакытта демократик фирка башлыгы Элбергдорж сайлау нәтиҗәләре белән килешми һәм тавышларны яңадан санауны таләп итә.
XS
SM
MD
LG