Accessibility links

Кайнар хәбәр

Батумда ГУАМ саммиты башланды


ГУАМ - Грузия, Украина, Әзербәйҗан һәм Молдованы берләштерүче оешма. Ул элекке СССР республикалары арасында хезмәттәшлекне арттыру һәм Көнбатыш белән якыннанрак мөнәбәтләр урнаштыру максатынынн оештырылган иде. Бу Мәскәү өстенлек иткән Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенә альтернатив төркем булып тора. Югары дәрәҗәле очрашуда кунак рәвешендә Польша президенты Лех Качиньский һәм Литва башлыгы Валдас Адамкус катнаша. Очрашуга АКШ рәсмиләре дә чакырылган. ГУАМ очрашыуына Молодова президенты килмәгән, очрашуга тышкы эшләр министрының урынбасары җибәрелгән.

Быел ГУАМ җыены – Көнбатыш Европаның интеграциясе дигән шигарь астында үтә. ГУАМ оешмасына керүче илләр күбесенчә энергетика мәсьәләләрен тикшерә. Аерым алганда, алар Одесса-Броды-Плоцк-Гданьск нефть үткәргече хакында фикер алышырга тиеш.
XS
SM
MD
LG