Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда зыян күргән мөселманнар акча сорый


Петербур өлкәсе губернаторы Валерий Сердюков һәм Петербур шәһәре губернаторы Валентина Мативенко
Петербур өлкәсе губернаторы Валерий Сердюков һәм Петербур шәһәре губернаторы Валентина Мативенко

Петербур губернаторына һөҗүм ясауда гаепләнеп акланган өч егетнең берсе күрсәтелгән рухи зыян өчен акча бирүне сорый.

Петербур губернаторы Валентина Матвиенкога һөҗүм оештыруда гаепләнүче Федор Баранов үзенә күрсәтелгән зыян өчен акча бирүне сорый. Бу турыда «Интерфакс»ка адвокаты Максим Гафаров сөйләгән.

Былтыр Федераль иминлек хезмәте аларны Матвиенконы үтерергә җыенуда гаепләп кулга алган иде. Тикшерүчеләр аларны Петербур Сабан туенда Матвиенко янында гранаталар шартлатырга җыенуда гаепләде. Хокук яклаучылар баштан ук бу эшнең "сәер" булганын билгеләп килде.


Апрель аенда Петербур шәһәренең җәмәгать мәхкәмәсе, аннары гадәти мәхкәмә Тимур Сәитгәрәев, Равил Моратов һәм Владислав Барановны аклау карары чыгарган иде. Соңыннан Русия югары мәхкамәсе дә Петербур губернаторы Валентина Матвиенкога һөҗүм әзерләүдә гаепләнүчеләрне аклау карарын раслады.

Гаепләнүчеләрнең адвокаты Максим Гафаров Азатлык радиосына Русия махсус хезмәтләре мондый эшләрне бәйрәмнәргә туры китереп үзләре уйлап чыгарып оештыра, әлеге мәхкәмә карары нәтиҗәсендә җәмгыять отар, махсус хезмәтләр контрольгә алыныр һәм киләчәктә үз гамәлләре турында уйлана башлар, дип өметләнәм дигән иде.

Максим Гафаров Федор Баранов төрмәдә вакытында бәлигъ булды, анда аның сәламәтлеге какшады, ди. Шулай ук Барановны техникумнан куганнар.

Максим Гафаров акланган Тимур Сәитгәрәев, Равил Моратовның да зыян кайтару нияте барлыгын әйткән. "Интерфакс» һәм башка чыганаклар таләп ителгән сумманы "бер миллион сумнан да ким түгел" ди.
XS
SM
MD
LG