Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чайка: прокуратура Мәхмүтовның кайда булуын белми


Русиянең баш прокуроры Юрий Чайка бүген Анна Политковскаяны үтерүдә шикләнелгән кешенең кайсы илдә качып ятуы турында прокуратурага билгеле түгел, дип белдерде. Ул үтерүдә гаепләнгән Рөстәм Мәхмүтовның 2001 елдан бирле, башка өлкәдәге җинаятьләр белән бәйле рәвештә эзләнүен хәбәр итте.

Сишәмбе көнне, прокуратурының өлкән тикшерүчесе, Мәхмүтовның Көнбатыш Европа илләренең берсендә качып ятуы турында белдергән иде, әмма илне атамаган иде.

Интернетта, бу ил Белгия була ала дигән, хәбәр таралды. Бүген Белгия прокуратурасы халыкара дәрәҗәдә эзләнгән Мәхмүтовның илләрендә табылмавы турында белдерде.

Журналист Анна Политковская 2006 елның үктәберендә үтерелгән иде. Прокуратура 3 кешегә гаепләү белдерде, әмма аерым тикшерү алып барган Политковкаяның элекке хезмәттәшләре күп сорауларның җавапсыз калуы турында белдерә.
XS
SM
MD
LG