Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар интернетта очрашырмы?


сулдан уңга: Данил Сәфәров, Амил Нур, Римзил Вәли
сулдан уңга: Данил Сәфәров, Амил Нур, Римзил Вәли

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Татарстанның телләрне үстерү дәүләт программасының үтәлеше һәм татар телле интернет сәхифәләре турында фикер алыша.

Римзил Вәли. Дүрт ел элек, 2004 елның җәендә Татарстан Дәүләт Шурасында республикадагы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү, үстерү буенча Татарстанның Дәүләт программасы расланган иде. Шул ук вакытта телләр буенча канун да яңартып җибәрелде. Узган атнаның җомгасында нәкъ шушы программының үтәлеше Дәүләт Шурасының пленар утырышында каралды.

Депутатлар бу эшләргә нинди бәя бирә, хөкүмәт вәкилләре нинди хисап тота, безгә монысы мәгълүм түгел, ләкин бу бит тел турындагы нәрсә. Бу мәсьәләнең ничек барганы күз алдында. Шушы программа шундый зур, матур, гайрәтле, бу инде икенче программа. Туксанынчы еллар уртасында беренче Дәүләт программасы, ун елдан соң икенчесе төзелгән иде. Соңгы елларда тел мәсьәләсе, кулланыш мәсьәләсе нинди хәлдә? Кешеләр кая бара? Сер түгел, пикетларда милли хәрәкәт вәкилләренең, зыялыларның тел очында еш кына тәнкыйть сүзләре ишетелә: бу закон, бу программа үтәләме, телебез үсәме, яшиме, үләме?

Әлбәттә, бу турыда бәхәсләр төрле булырга мөмкин. Шушы программаның бер генә өлешен, татар интернетына караган өлешен, виртуаль дөньяда татарча сөйләшүнең һәм татар милләте турында язышуның хәле турында киңәшәбез. “Дөнья” газетасында заманында “Татар теленең компьютерлаштыруы һәм компьютер системасының татарлаштыруы” дигән хыялый форма килеп чыккан идек. Бу мәсьәлә әле ничә елдан да актуаль кала. Шулай итеп, парламент җомга көнне сөйләшсен һәм үзенең карарларын чыгарсын, бәясен бирсен. Бу әңгәмәне яздырганда, утыршның нәтиҗәләре һәм барышы безгә мәгълүм түгел иде. Ә менә журналистлар, зыялылар, ирекле фикерле милли хәрәктнең яңа буын вәкилләре ни уйлый?

Бүгенге әңгәмәдә катнашалар “Матбугат.ру” дип аталган яңа төзелгән бик популяр интернет сәхифәнең хуҗасы һәм җитәкчесе Данил Сәфәров, “Азатлык” радиосында “Пәрәвез” дигән интернет сәхифә алып баручы, ягъни шушы “Пәрәвез”гә эләккән бер үрмәкүч Амил Нур һәм “Үзебез” хәрәкәтенең координаторы, яшьләр интернеты, татар интернеты тирәсендә тел мәсьәләсендә бик күп идеяларны башлап йөрүче Рәфис Җәмдихан.

Егетләр, менә бу “Кызыл китап”та интернет турында нинди планнар корылганын ишеткәнегез, күргәнегез булдымы? Шушы программаны укыдыгызмы берәр тапкыр, юкмы?

Рәфис Җәмдихан. Әлбәттә, укыдык, монда татар телен компьютерлаштыру, компьютерны татарлаштыру турында кызык әйберләр бар һәм ул гамәлгә ашты да бит инде. Microsoft татарлашты, Linux эшләнеп бара, гомумән, хәзер кеше җаны теләгән программаны компьютерда рәхәтләнеп татарча эшләтеп була.

Римзил Вәли. Компьютерны ачып җибәргәндә, килеп чыккан тамгалы сүзләр русча, инглизчә була, татарча да язып буламы? Сезнең берәр кешенең компьютерында интерфейста, компьютерның алгы битендә татарча тамгалар куйганын күргәнегез бармы?

Данил Сәфәров. Матбугат.ру сайтын башлап җибәргәндә, форумны татарчалаштыра башлаган идек. Форумдагы һәрбер сүзне, һәрбер боерыкны татарчага күчерә башладык. Әйтик, бер дүрт-биш сүзнең берсен татарчага тәрҗемә әйтүе бик авыр, татарларның гомумән андый терминнары юк.

Римзил Вәли. Тәрҗемә итмәскә инде, димәк.

Данил Сәфәров. Аларның күбесе болай да инглиз сүзләре.

Римзил Вәли. “Культура”ны “мәдәният” дип күбесе әйтмиләр.

Данил Сәфәров. Анысы да бардыр, әмма безнең бит ике максат: беренчесе - татарча булсын, икенче максатыбыз - кеше аңларлык булсын. Әгәр без аны 100% татарчалаштырып бетергән булсак, ул форумны кеше аңламас иде дә, ул форумга керүче дә булмас иде.

Ә безнең максат – форумга кереп, кешеләрнең аралашуы. Шуңа күрә без шушы форумны эшләмичә, аның урынына “кунак бүлмәсе”н эшләргә булдык. Тел проблемасы белән очрашкач, бер зур әйбердән ваз кичеп, кечкенәрәгенә күчерергә мәҗбүр булдык.

Римзил Вәли. Димәк, татарларга интернетта бик җайлы, комфорт түгел. Ни өчен?

Данил Сәфәров. Әйтәм бит. Терминнар татарда урын тапмаган.

Рәфис Җәмдихан. Ул вакытлыча күренештер. Чөнки тел шомара, яхшыра, камилләшә, аннары терминологиясе да эшләнә. Аны бит махсус чыгарып булмый.

Римзил Вәли. Гамил Төркиядә узган Бөтендөнья радиочыларының корылтаеннан кайтты. Анда интернет һәм татар турында беләләрме?

Амил Нур. Татар телен бик яхшы белмиләр, ләкин интернетны яхшы беләләр. Бөтенесе интернетта радиосын күрсәтә. Мин моның файдасы, акчасы юк, дип әйтәм. Ә алар: “Без бүгенге көн файдасына өметләнмибез, әмма биш-алты елдан бөтен радио да интернетта булачак”, дип әйтә.

Римзил Вәли. Анда интернетны эшләтеп җибәрергә дәүләт акчасы салына. Сезгә, интернетчыларга, дәүләттән, спонсорлардан нәрсә кирәк? Акчамы? Безнең татар интернеты булсын өчен, татар милләте компьютерга атланып алга җил чаптырыр өчен нәрсә кирәк? Бу кызыл китапта бар идеме бу юнәлешләр?

Данил Сәфәров. Гамил абый әйтеп китте, төрекләр биш-алты елдан гына интернет-ресурсларын акчалата ныкларга җыена. Әгәр алар биш-алты елдан ныкларга җыена икән, татар интернет-ресурслар үзләрен кайчан аклаячак? Биш елдан да хәтта акламас, булып чыга.

Рәфис Җәмдихан. Монда хөкүмәт нәрсә эшли ала?

Данил Сәфәров. Һәрбер сәхифәнең хуҗасы бар, миссиясе бар. Әйтик, минем ишекләр ясый торган фирмам бар, мин сайт ачам да, шул сайт миңа реклама булып, ишекләрне сатырга ярдәм итә. Ә татар сайтын ачу бүген нәрсә китерә? Аны ничек акларга була? Ел саен түләп бара торган хостинг чыгымнарын ничек түләргә? Минемчә, татар милләтенә хезмәт итә торган проектларны финанслау булырга тиеш.

Римзил Вәли. Син үзеңнең сәхифәне нинди акчага алып барасың? Ишекләр сатасыңмы?

Данил Сәфәров. Юк, ишекләр сатмыйм.

Римзил Вәли. Минемчә, интернет аша сатып алган кешеләр аз. Шуңа күрә аңа реклама бирмиләр.

Данил Сәфәров. Татар матбугат чараларына реклама бирү ул аерым тапшыру темасы. Ул шундый четерекле тема, шул турыда соңгы вакытта күп уйланып йөрим. Татар матбугатына реклама сатучы менеджер белән сөйләшеп тордым. Бер танышына килгән дә, татар матбугатына реклама бирергә тәкьдим иткән. Танышы аңа беләсезме нәрсә дип иткән? “Күпме тора ул? Акчасын гына бирәм, рекламасы кирәкми”, дигән. Татар матбугатында аның ширкәтенең рекламасы чыгуы аңың өчен антипиар дип уйлый.

Римзил Вәли. Ниндидер дустым миңа, татарлар үз товарларына рус телендә реклама заказ бирә, ә руслар, киресенчә, татарча заказ бирә, дип әйтте. Менә шундый галәмәт бар икән. Руслар татар сатып алучысын җәлеп итәргә кирәк дип уйлый.

Данил Сәфәров. Бу очракта менә шул татар сатып алучысын җәлеп итү турында уйлаучылар акыллырак. Чөнки ул үзенә күрә бер аудитория, ә аудиториядән акча җәлеп итү бик читен.

Римзил Вәли. Татарстанда ике миллион татар бар, шуның бер генә миллионы булса да татар җанлы, татар телле дип әйтик. Шушы бер миллион татар үз телендә газетада, радиода, телевидениеда реклама ишеткәч, ничек инде сатып алырга теләмәс? Минем, һичшиксез, татарча реклама күргәч, сатып аласым килә.

Данил Сәфәров. Менә уйлап карагыз, рус матбугатында биргән реклама бөтен аудиторияне каплый, ә татар телендә биргән реклама татарларның да әле чын татарларын гына каплый. Ә бит газета чыгару чыгымнары бер үк, татар газеталарының чыгымнары әле күбрәк тә, чөнки тәрҗемә кирәк.

Амил Нур. Матбугат хезмәтләренең мәгълүматлары да, хәбәрләр дә, яүалыклар да, файдалы киңәшләр дә рус телендә генә килә. Интернет сәхифәләрдә дә татарча язма аз. Димәк татар газетасын чыгару ике-өч тапкыр авыррак. Тәрҗемәгә күп акча китә.

Римзил Вәли. “Матбугат.ру”ның укучылары күп һәм форумда сүгенеп утыручылары да күп.

Амил Нур. Әйе күп. Тик форумында талашып унбиш кеше генә утырадыр кебек.

Данил Сәфәров. Бәхәсләшергә урын юк, “Матбугат”ның санагычы урнаштырылган, анда соңгы 24 сәгатьтә ничә компьютердан, ничә тапкыр ачып караганнары саналып бара.

Рәфис Җәмдихан
Рәфис Җәмдихан. Дәүләт программасында татар интернеты каралган, 2005-2008 елларда татар сөйләмен синтезлау һәм тану системасын ясауда бик күп эшләр эшләнгән.

Римзил Вәли. Бу программа 2004-2013 кадәр исәпләнгән. Әле дүрт ел гына үткән. Нәрсә эшләнмәгән, нәрсә эшлисе бар?

Рәфис Җәмдихан. Беләсезме, нәрсә эшләргә кирәк? Дәүләт “для галочки”, яисә чынлап та эшләп куя ул. Мәсәлән, интернет- технологияләр, татарча-русча-инглизчә сүзлекләр, шул ук Microsoft. Шушы әйберләр мәктәпләргә, бүген компьютер белән куллана башлаган кешеләргә барып җитәме?

Римзил Вәли. Мин аптырыйм, мәктәпләргә бушлай 12-19 меңләп компьютер һәм модем таратылды. Ләкин татар сәхифәләрен карасаң, чыгучылар, яки читтән торып укырга керүчеләр юк, алар бик аз. Кая микән бушлай таратылган компьютерлар, модемнар? Информатика дәресләрендә сабак алган татфаклар, журфаклар кая алар?

Амил Нур. “Матбугат.ру” сайтына килгәндә, миңа калса, ниндидер затлы, акыллы проект булып килеп чыкты. Чынлап та анда татар телен яратучы, аның проблемалары белән яшәүчеләр керә. Ул иң татар җанлы сайттыр. “Пәрәвез” дигән тапшыруны эзерләгәндә мин Рөстәм Кашапов атлы егеткә, нинди татар сайтларын беләсең, дигән сорау биргән идем. Ул исә “Азатлык” радиосының сәхифәсен генә беләм дип җавап бирде. “Булмас.ру”ны, “Матбугат.ру”ны да белми. Татар яшьләре татар телле сайтларга керми, ди. Алар “в контакте”да, “майл.ру”да, “яндекс”та утыралар.

Римзил Вәли. Ә “в контакте”да, “одноклассники”да татар интернеты бармы?

Амил Нур. Аралашу җераз татарча бар инде. Тик күпләр татар телендә аралашырга кыенсына.

Римзил Вәли. “Татарлар.ру” урыс телендә бит, ләкин татар турында бик күп информация.

Амил Нур. Данил, “Матбугат”ны урысча әйтик “Татар-пресса” дип ачкан булсаң, урысча гына эшләгән булсаң, сиңа эшләү җиңелрәк булмас идеме?

Данил Сәфәров. Белмим, аның турында уйлаганым юк.

Амил Нур. “Тәмле булсын” дигән газета бар. “Вкуснятина” дип урысча чыкса тиражы йөзләрчә мәртәбә күбрәк була алыр иде. Бер үк кеше чыгарса да. Данил да сайтны урыс телендә чыгарсаң, аның рейтинг мөмкинлегең артыр иде.

Римзил Вәли. Татар телендә басма мәгълүматтан башка, аз булса да, телне куллану тирәнлеген киңәйтә. Тел арбасын тартып бара.

Данил Сәфәров. Татар сайтлары арасында рус телле сайтлар күбрәк. Татар телле сәхифәләр бик аз.

Римзил Вәли. Хәзер татар сайтлары ике йөзләп дип әйтәләр.

Данил Сәфәров. Сайт дигәндә, мин көн саен, ким дигәндә, атнага бер яңартылып бара торган сайт турында әйтәм. Һәрбер сайтның үз урыны бар. “Татарлар.ру”ның, “Юлдаш.ком”ның үз миссиясе.

Римзил Вәли. Дәүләт хисабына яшәүче “Интертат.ру”, “Татар-информ”ның татарча сәхифәсе – алар бит кирилчада, латинчада, русчада, иглизчәдә язылып бара. Бер карасаң, шулкадәр мөһим, кызыклы бит инде. “Азатлык”ның да интернет өлеше көчәеп бара.

Амил Нур. Интернетның реаль дөньядан өстенлеге бар. Анда алдарга да, авыз томаларга да авыр. Интернет татар хәләтенең чын барлыгын искәртә. Газеталарны администрацияларның башлыклары да яздырта ала. Ә менә сайтларга куып кертү авыр. Татар теленә мөнәсәбәте сайтларда күренә. Алар экономиканы күрсәтә. Әгәр дә кешенең компьютер алырга акчасы юк икән, ул интернетка керә алмый. Сәхифәләргә керүче кешенең саны аз булуы, татарныэ реаль дөньясы котычкыч булуын искәртә.

Данил Сәфәров. Еш кына дәүләт шушы программаны финанслауны башлаганда, үзе яңа проектлар ачарга маташа. Ә ни өчен эш күрсәткән проектларны финансламаска? Әйтик, “Булмас.ру”, “Белем.ру” кебек бик яхшы проектлар бар. Алар ябылыйкмы, эшликме дип торалар.

Рәфис Җәмдихан. Быел дәүләт “Үзебез” хәрәкәтенә акча биргәч, “Мин татарча сөйләшәм” акциясен ничек зур иттереп үткәрә алдык.

Данил Сәфәров. Монда инициатива астан гына булырга тиеш түгел, өстән дә булырга тиеш. Чөнки өстәгеләр җаваплы.

Рәфис Җәмдихан. Әлбәттә, җаваплыдыр. Ләкин алар көне буе интернетта нинди яңа сәхифәләр ачылды дип утырмыйлар бит.

Римзил Вәли. Дәүләттән өстән инициатива гадәттә шулай була. Эшләнгән эш барсын, ә ниндидер партизанщина ерак дәүләтне узып китмәсен. Әле ничек тыймыйлар. Тыймылар түгел, дәүләт хисабына сувенирлар алып, “Татнет” йолдызларын бүләклиләр. Мин аптырыйм, Данил Сәфәров кебек кешеләр, үз хисапларына порталлар ачалар, ә дәүләт каядыр нәрсәдер ачтыра да, боларны мактый. Ә иң уңышлы интернет-сәхифәләр хосусыйлар. Мин аңламыйм бу мәсьәләне. Эш нидә соң? Ни өчен татар интернетына ярдәм итә торган бер фонд булдырмаска һәм шуннан акча бүлеп бирмәскә? Ул бит татар матбугатына зур стимул бирер иде.

Рәфис Җәмдихан. Грантлар системасы кирәк, сүз дә юк.

Римзил Вәли. Карале, һәр министрлыкның сайты бар. “Прав.ру” гомумән электрон хөкүмәт мәсьәләсендә Татарстан барысын да узып китте, Чувашстаннан башка. Министрларыбыз, парламентыбыз шулкадәр патриот инде, аларның татарча өлешләре бармы?

Рәфис Җәмдихан. “Татар.ру” бар, ялгышмасам.

Римзил Вәли. Ә министрлыклар?

Амил Нур. “Прав.татар.ру”ның төп битләре татарча да бар, ул урыс теле белән бер дәрәҗәдә эшләнде. Ә аерым министрлыклар татарчасын эшләтми яки начар эшләтә.

Римзил Вәли. Нишләптер яхшы кешеләр эшләгән оешмаларның сәхифәләренә керәсең, татарча өлеше юк.

Амил Нур. Яки хәбәрләре дә ике ай элек эленеп куелган, ә урыс телендәге - бүгенгесе тора.

Римзил Вәли. Димәк, татарны икенче сорт итеп эшләүче кем соң? Иван Грозный, Сталин, Путин, Медведев, Шәймиев, Метшин? Кем?

Рәфис Җәмдихан. Үзебез гаепле, чөнки үзебез артыннан йөрмибез. Сайт яңартылмый икән, дәгъва языйк. Моның белән шөгыльләнә торган бүлекләр бар. Алар ярдәм итә. Сораучы юк.

Амил Нур. Татар теле өчен борчылучылар аз булганга мөмкинчелек бик аз. Сайлану мөмкинлеге аз. Әгәр дә татар телендә сөйләшкән җиде миллион кеше булса, татар сайтлары турында проектларына акча сорап Министрлар Кабинетына өч йөз кеше чиратка басар иде. Татар телендә сөйләшүче биш йөз мең генә булгач, сайтлар ясыйк дип өч-дүрт кеше генә йөридер. Алары да әйтик Мәскәүдә, аларга монда килеп теләнү авыр.

Рәфис Җәмдихан. Татар интернеты болай да шактый алга киткән. Урыс белән чагыштырмыйм инде, аның саны күп. Башкортларга, марийларга нишләргә? Алар бит сан ягыннан аз.

Римзил Вәли. Рәфис, реклама белән яшибез дип әйтеп булмый бит. Кызыл китапта эшләнгән эшләргә ел саен җитмеш миллион акча тотыла. Димәк, дәүләт рекламасыз бушлай акчаны бирә.

Рәфис Җәмдихан. Әле ул татар матбугаты, татар телевиденисына кермәде әле.

Римзил Вәли. Китап чыгаруга 41 миллион сум акча салынган, татар китабына 70% дотация кергән. Ягъни мин китап сатып алсам, 70% дәүләттән дотация алам. Ягъни акчалар керә, күп керә. Интернетка җиткәч, ниндидер саналу, тыйнаклык китә.

Амил Нур. Китаплар өчен пенсионер яки депутат авторлары йөри, эшләре шул. Бастырту, укыту түгел. ә интернетта бары тик яшьләр. Алар арасында татарча сөйләшүчеләр бик аз. Шуэа күрә интернет-сайтлар ясыйк дип йөрүче дә аз.

Рәфис Җәмдихан. Татар интернеты барлыкка килгәнгә ун ел гына.

Амил Нур. Безнең сан бик аз, рух җитми. Интернет тә шаулатып үсеп китә алмый.

Римзил Вәли. Минемчә, татар интернетына глобализм җитми. Нишләп инде җиде миллион аз булсын? Татарстанда ике миллион кеше. Нишләп аз булсын? Без гәрәп глобализмы, инглиз глобализмы, урыс глобализмы түрлибез, ә үзебезнең глобализмны каядыр сәке астына яшерәбез. Әйдәгез, һәркайсыгыз үз теләгезне әйтегез.

Рәфис Җәмдихан. Миңа калса, татар интернеты әле шактый үсәчәк. Безгә бәлки тиешенчә реклама җитмидер. Үз-үзебезне рекламалый алмыйбыздыр.

Римзил Вәли. Дәүләт бушка рекламаларга тиеш бу эшне.

Рәфис Җәмдихан. Дәүләт акча бирә ич, Microsoft ны эшләгән, эзләү программаларын да эшләп тора. Тагын нәрсә кирәк? Һәрбер сайтны рекламалап йөрсенме?

Данил Сәфәров. Миңа калса, дәүләттән дә эш булырга тиеш, энтузиаст тарафыннан да эш булырга тиеш.

Амил Нур. Радиолар интернетка керә, киләчәктә кыска дулкыннар бөтенләй калмас кебек. Шулай да радионың бер ләззәте бар, ул сайт түгел, аны тыңларга була. Колакны иркәли. Ничек тә тыңларга – кесә телефоны аша да, ноутбуктан да.

Римзил Вәли. Һәм “Азатлык” кебек радионы укырга, рәсемен карарга мөкинлек булса, бик теләгән кеше музыка тыңласын. Бәлки антенна аша түгел, интернет аша булыр.

Теләгем - һәр өйдә интернет булып, татарлар аның белән куллансын иде. Татар милләтенең интернеттагы электрон адреслары, мобиль hәм өй телефоннар исемлеген булдырсак, бүгенге “Түгәрәк өстәл”ебезне бер көн эчендә рассылка биреп халкыбызнын купчелегенә таратыр идек. Кайчан килер инде бу көн?

бәйле язмалар

XS
SM
MD
LG