Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:08

“Татмедиа” килешү тәкъдим итте


"Татмедиа" башлыгы Марат Моратов белән "Россия" телеканалының Татарстан бүлеге җитәкчесе Айрат Сибгатуллин

"Татмедиа" башлыгы Марат Моратов белән "Россия" телеканалының Татарстан бүлеге җитәкчесе Айрат Сибгатуллин

Бәла-казалар турында халыкка тиз арада хәбәр тарату максатыннан “Татмедиа” агентлыгы махсус килешү имзалау мөрәҗәгате белән чыкты.

Соңгы вакытта Татарстанда бәла-казалар ешайды. Чираттагысы әле сишәмбе “Кольцо” сәүдә үзәгендә булды. Биредә көчле яңгыр булу сәбәпле, түбәнең бер өлеше җимерелеп, күпләп су акты. Аңа кадәр Казанда яңа төзелгән аквапаркта бер аттракцион гаилә өстенә төшеп, берничә кеше җәрәхәтләнде. Шулай ук бу көннәрдә Кукмарада янгын нәтиҗәсендә ике бала үлде, дистәләгән кеше суга батты.
Әмма мондый көндәлек казалардан бигрәк, халыкны табигый бәла-казалар борчый. Әле берничә атна элек республикада көчле җил-давыл булып узды. Бу хәлләрдән соң җәмәгатьчелектә әлеге каза турында мәгълүмат таратылмавы канәгатьсезлек уятты. Шуңа күрә тәҗрибә күрсәткәнчә, бүгенге көндә давыл, су басу, җир тетрәве булса да, Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары бу хәбәрне оператив рәвештә яктыртырга әзер түгел. Әлеге кимчелекне бетерү максатыннан, чәршәмбедә "Татмедиа" агентлыгы республикадагы барлык мәгълүмат чараларына үзенчәлекле килешү белән мөрәҗәгать итте.
Аның нигезендә мәгълүмат чаралары оператив рәвештә халыкны бәла-казалар турында мәгълүматлы итү бурычын үз өстенә алырга тиешләр. Беренче чиратта монда эчке эшләр министрлыгы, федераль иминлек хезмәте, гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге, сәламәтлек саклау министрлыклары белән элемтәдә тору искә алына. Оператив хәбәрләр радио-телевидениядә махсус яңалыклар чыгарылышы буларак тәкъдим ителергә тиеш, диелә килешүдә. Бу килешүне имзалар өчен “Татмедиа” агентлыгына күп кенә радио, телевидение, газета җитәкчеләре килгән иде.
Очрашуда сәламәтлек саклау министры, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле, Татарстан гидрометиорология һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре чыгыш ясады.

“Бүген без бәла-каза булган очракта бу турыда массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкка хәбәр тарату турында сөйләштек. Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов әйтеп узганча, кайчак тиз арада гына кемгә булса да кан кирәк була. Массакүләм мәгълүмат чаралары белән социаль килүшнең максаты да шуннан гыйбарәт. Шундый ук хәл машина урлаган очрагында да була ала. Тиз арада радио, телевидениедән бу турыда хәбәр таратсаң, эшнең уңай якка тәмамлану мөмкинлеге зуррак. “Татмедия”нең мөрәҗәгатен кире какмыйча, килешү имзаларга дип килгән мәгълүмат чараларына тагын бер кат рәхмәт әйтәсем килә”, диде “Татмедия” башлыгы Марат Моратов.
Әйтергә кирәк, бу очрашуга, “Яңа гасыр”, Эфир”, “Татар радиосы” һәм башка күп кенә танылган радио, телевидение җитәкчеләре килгән иде. Аларның һәрберсе алдагы хезмәттәшлек уңаеннан килешү имзалады һәм мондый эшнең кирәклеген әйтте.
Ә залда утырган журналистлар сөйләшүенә колак салсаң, бу килешүнең кирәге юк, чөнки мәгълүмат чаралары моңа кадәр дә әлеге идарәләр белән тыгыз элемтәдә эшләгән. Шуңа күрә бу күренешне алар, кайбер идарәләрнең янә эш күрсәтергә тырышуы дип кабул итте.

XS
SM
MD
LG