Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер яшьләре оешмалары үзләре белән таныштырды


Тәкъдим итү чарасында 20гә якын оешма активистларына бирелгән мәйданчыкларда Татар яшьләре үзәгенеке иң бай җиһазлы һәм тирән эчтәлекле дип табылды.

Моңа Сабантуй элементларын куллану да тәэсир иткәндер: милли көрәш, катыклы савыттан тел белән тәңкә эзләү, капчыкта йөгерү, чүлмәк вату, йомыркалы кашык белән йөгерү һәм башка шундый уеннар. Ә сәхнәдән Руслан Фатхуллов, Алия Айметдинова, Албина Исмәгыйлева, Илнур Заитовларның чыгышлары башка милләтләр яшьләрен дә җәлеп иттеләр. Һәм алар да “әпипә”гә тыпырдадылар.

Болары – күңел ачу чаралары гына. Төп максат – җыелган татар яшьләрен тамырларыбызга якынайту иде. Махсус палаткада көнкүреш әйберләре музейчыгы башка халыклар яшьләрен дә татар мәдәнияты белән таныштыру максатыннан оештырылган.

Ләкин иң мөһиме – ана теленнән биздерелгән татар яшьләрен тамырларыбызга якынайту чаралары. Борынгы милли бәйрәмнәребезгә кагылышлы викторина. Тормышта киң кулланышлы 150 тәгъбирле буклетлар тарату. “Синең иң беренче һәм мөһим 150 сүзең” дип аталган буклет артында шул ук тәгъбирләрнең урысчалары бирелгән. Чараларның күплеге һәм аларның эчтәлеге экспертлар комиссиясенә дә ошады: татар яшьләре мәйданчыгы эшчәнлеге иң яхшы дип табылды.

10-15 ел буе эшләп килүче “Русия яшьләре берлеге”, “Сәламәт буын” кебек тәҗрибәле һәм күптән танылган урыс оешмалары 2-нче һәм 3-енче урыннарга лаек булдылар. Хәер, бу оешмаларны “урысныкы” дип атау да дөрес түгелдер – хакимият тарафыннан оештырылган берлекләр эшчәнлегендә өлкәнең татар-чуаш-мукшы яшьләре дә катнаша бит.

Татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Илдар Усманов чарада катнашкан 30 оешма арасында 1-нче урынга лаек булуларына бик канәгать. “Инде күптән эшләп килүче 20дән артык оешмалар арасында бердән-бер татар оешмасының беренче мәртәбә катнашып, беренче уры алуы – иң зур шатлык”, диде ул.

Илдар тагын бер шатлыгы белән бүлеште: күптән түгел губернатор тарафыннан оештырылган “Яшьләр инициативалары һәм социаль проектлар” дигән бәйгедә дә катнашканнар алар. Тәкъдим ителгән 180 проекттан 55е игътибарга лаек дип табылган. Арада - Татар яшьләре берлегенең “Минем күршеләрем” дигәне дә. Мәгънәсе – күпмилләтле төбәктә милләтара мөнәсәбәтләрне көйләү, урыс булмаган халыкларның да милли йөзен саклап калу чаралары. Димәк, экспертлар комиссиясе дә шушы проблеманы җитди дип саный булып чыга.
XS
SM
MD
LG