Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида халыкара фестиваль


Тантаналы йөреш
Тантаналы йөреш

Русия һәм Казахстан республикасы чиктәш җирлегенең III Халыкара фестивале “Дуслык ихлас һәм гадел булсын” дигән исем астында барды.

Бүгенге көндә Русиянең кайбер төбәкләрендә “Дуслык йортлары” булдырылып милли-мәдәни юнәлештәге эшләр асылда шулар аша алып барыла. Омски өлкәсендә андый структура моннан 11 ел элек барлыкка килгән иде. Хәзер анда рус, татар, казах, украин, әрмән, яһүд, кыргыз, чуаш һәм башка халыкларның милли оешмалары үзләренең эшчәнлекләрен алып баруда ярдәм табалар.

Омскиның “Дуслык йорты” өлкә хакимиятенең мәдәният министрлыгы каршында эшли, элек мәдәният сарае булган бинаны били, эшчәнлеген алдан төзелгән, өлкә бюджетына кертелгән программа нигезендә алып бара, ел әйләнәсендә бихисап милләтара чаралар үткәрә һәм анда милли оешмаларны җәлеп итә.

Бюджет карамагында булып, күп санлы хезмәткәрләр тотучы үзенчәлекле бу мәдәният учаклары эшчәнлекләрен төрле төбәкләрдә төрлечә алып баралар: кайда милли оешмаларга методик ярдәм күрсәтелә, кайда музейлар оештыру, китапханәләр булдыру өчен бүлмәләр бирелә, даими шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырыла һәм башкача хезмәт күрсәтелә.

Омски “Дуслык йорты” елга бер мәртәбә нинди дә булса күләмле чара да үткәрә. Бу көннәрдә генә өч көн дәвамында барган Русия һәм Казахстан республикасы чиктәш территорияләренең Ш Халыкара фестивале шундыйларның берсе булды. Фестиваль “Дуслык ихлас һәм гадел булсын” дигән исем астында барды. Анда Казахстанның 7 һәм Русиянең 9 өлкәсеннән килгән 700-дән артык кеше катнашты. “Дуслык йорты” директоры Наталья Степанова сүзләренчә, чараның бюджеты 2 млн. 400 мең сум тәшкил иткән. 2004 һәм 2006 елларда үткәрелгән I һәм II фестивальләр тыйнагырак, чакырылган кунаклар күпкә азрак булган иде.

III Фестивальнең ике көнлек эше Омскида барды. Беренче көнне иртә белән килгән делегацияләр, аларның үзешчән коллективлары белән танышу “Дуслык йорты”нда барды, кичен музыкаль театр бинасында гала-концерт булды. Икенче көнне “Чик буе өлкәлерендә этномәдәни сәясәт. Үсеш мөмкинлекләре” дип аталган түгәрәк өстәл утырышы, матбугат конференциясе үткәрелде. Фестивальнең әлеге чараларын Омски хакимиятенең мәдәният министры Владимир Телевной җитәкләде.

Түгәрәк өстәл утырышында чыгыш ясаучылар асылда үзләренең эшләре турында сөйләделәр, оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп, бүләкләр тапшырдылар. Бары тик Төмән Дәүләт университетының һуманитар тикшеренүләр институты бүлеге мөдире Александр Ярков “Үзара хисап тоту яисә бер-береңне мактауга әйләнмәсен, проблемалар күтәрелсен иде мондый чараларда”, дип үзенең фикерен белдерде.

Фестивальнең программасында милли оешмалар арасында үзара хезмәттәшлек турында килешүләр төзү дә каралган иде. Андый килешүне Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтәртияте Кустанай шәһәренең татар милли-мәдәни үзәге белән төзеде. Русиянең һәм Казахстанның бу иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре Гафия Алеева белән Зәкия Муксинова башта килешү буенча эш алып бару мөмкинлеге турында фикер алыштылар, бер-берсенә методик ярдәм күрсәтү, киңәшләр бирү, мәдәни программалар белән алышу, зур чараларда катнашу хакында сөйләштеләр. Зәкия ханым Кустанай өлкәсендә 17,5 мең татар яшәве, татар үзәгенең 1995 елдан бирле эшләп килүе, күптән түгел үзешчән сәнгать коллективы оешуы турында сөйләде. “Төрле бәйрәм чаралары, кичәләр үткәрәбез. Кустанай шәһәренең “Дуслык йорты”нда бүлмәбез бар, якшәмбе мәктәбе эшли, анда 15-ләп бала татар телен өйрәнә”, дип кыскача үзләренең эшләре белән дә таныштырды.

Кустанай татар үзәге белән Омски татар мохтәрияте җитәкчеләре килешүне беренчеләрдән булып имзаладылар. Аннан соң милли мохтәриятләр һәм үзәкләр, Дуслык йорты белән ассоциацияләр арасында килешүләр төзелде, нәтиҗәдә җәмгысы 20-дән артык килешү имзаланды.

Фестивальнең йомгаклау көне Омски өлкәсенең көньягында Казахстан белән чиктән Нововаршавка районында үтте. Иртәдән башлап әле сибәләп, әле коеп яуган яңгырга карамастан, район үзәге янындагы аланлыкта бәйрәм көн буена барды. Чыланып, пычранып булса да барлык коллективлар милли киемнәрдә тантаналы йөрешкә дә чыктылар. Аерым мәйданчыкларда фестивальдә катнашкан халыкларның милли ризыклары куелган, кул эшләре, йорт-җир кирәк-яраклары, милли киемнәре күрсәтелгән күргәзмәләр эшләде, бер үк вакытта сәхнәдә Русиянең төрле өлкәләреннән Казакстаннан килгән коллективларының чыгышлары барды.

Татар мәйданчыгында Омскиның “Умырзая” ансамбле өлкә һәм район җитәкчелегеннән торган рәсми кунакларны кабул итте, аларны милли ризыклар белән сыйлады. Гомүмән, татар милли ризыклары мулдан әзерләнгән иде, хәтта “татар ашлары” дип язылган кәгазьләр тотып, без лоторея уенында оттык дип, килеп сыйланучылар да күп булды.

Усть-Ишем районының “Чишмә” ансамбле, Тевризның “Дуслык” коллективы, Омскиның чуваш милли-мәдәни мохтәрияте, Төмән шәһәренең “Чишмә” вокал ансамбле дә омскилыларның кунаклары булды. Алар бергәләп туй күренешен уйнадылар, татар мәйданчыгында көн буена татар җырлары яңгырады.

Фестиваль барышында казахстанлылар тарафыннан “Чиктәш территорияләр фестивале”н киләчәктә ел саен, Казахстанда һәм Русиядә чиратлашып үткәрергә кирәк дигән тәкъдим булды. Мондый тәкъдимне оештыручылар да хуплап кабул итте. Алдагы IV фестивальнең Казахстан җирендә оештырылуы да бик ихтимал.
XS
SM
MD
LG