Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милицияне әдәплелеккә өйрәтмәкчеләр


Русия эчке эшләр министрлыгы милиционерлар өчен итагатьлелек кодексын эшли. Министр Нургалиев хокук саклаучыларның күпләре халык белән тупас эш итә, ди.

Бөтенрусия эчке эшләр оешмаларының җитәкчеләре катнашлыгында узган киңәшмәдә министр шулай ук “халык милициягә ярдәм өмет итеп килә, әмма күп очракта хокук саклау өлкәсендә эшләүчеләр битарафлык күрсәтә һәм мондый очраклар бихисап”, диде. Моннан тыш, Нургалиев үз чыгышында милиционерларның оешма мәнфәгатенә хыянәт итүләре, кайбер хезмәткәрләрнең эшкә җавапсыз каравын әйтте.

Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев
Шул нисбәттән, ягъни милиционерларны тәрбияләү максатыннан, министр итәгатьлелек кодексы кертеләчәген әйтте. Бу документ ел азагына гамәлгә керер дип уйланыла.
Әлеге кодекста милиционерларның хезмәттә үзләрен ничек тотарга тиешлегеннән тыш, аның кысаларында әдәплелеккә өйрәтү комиссияләре эшлиячәк һәм офицерлар җыеннары булдырылачак. Моннан тыш, документта коррупциягә каршы көрәш тәртипләренә дә игътибар биреләчәк.

Кайбер белгечләр, бу кодексны булдырып, эчке эшләр министрлыгы коррупциягә каршы көрәшне үз хезмәткәрләреннән башларга булган, дип бәяләде.

“Соңгы биш елда алга китеш бар. Әмма канунсыз наркотиклар әйләнеше, ришвәт алулар өлкәсендәге җинаятьләрдә милиционерларның катнашлыгы очраклары әле дә җитәрлек”, диде Рәшит Нургалиев.

Ләкин күпләр яңа итәгатьлелек кодексы кабул ителгәч тә, ниндидер үзгәрешләр булачагына шикләнә. Чөнки 1993 елда инде мәрхәмәтлелеккә чакыручы милиция кодексы булдырылган иде. Ләкин аңа карап кына уңай якка үзгәреш сизелми.

“Азатлык” радиосы Казан урамнарындагы халыктан эчке эшләр оешмалары хезмәткәрләре хакындагы фикерләрне белешкәч: “Тупас булулары өчен мин алардан куркам. Чөнки милиция белән эш иткәнем бар”, “Ихтирам итәм, чөнки алар безне саклый. Хәзер начар эшләсәләр дә мин аларга рәхмәтле”, “Бераз эчкән булсаң алып китәләр һәм акчасыз калдыралар. Минем белән шундый хәл булды. Бераз исерек килеш өйгә кайтып бара идем, үзләренең машиналарыннан төштеләр дә утыртып бүлекләренә алып киттеләр. Икенче көнгә протоколга кул куй, диләр. Мин кесәмдә 300 сум акчам җитми дип әйттем. Белмибез, диделәр. Шулай итеп алар минем акчамны урлады. Ә төнне үткәргән өчен тагын 100 сум түләргә кирәк. Икенче көнне эшкә чыгасы бар, хәтта өйгә хәбәр итәргә дә мөмкинлек бирмиләр”, “Милицияләрнең дә төрлесе була. Нинди кешегә очрыйсың бит. Мин, мәсьәлән, начарына да, яхшысына да очраганым бар”, диделәр.

Ә чит илләрдә хокук саклаучыларга хөрмәт зур. Мисал өчен, шведлар чыннан да полициядә үз яклаучысын күрә. Анда милиционер булу өчен ким дигәндә ике ел укырга һәм ярты ел шул өлкәдә эшләп карарга кирәк. Алманиядә исә, полициядә эшләү зур дәрәҗә санала. Һәм ул өлкәдә эшләү өчен белем алу өчен дә зур тырышлык кирәк.

Белгечләр исә, Русиядә дә эшкә югары белемле, тикшерелгән кешене алсалар хәл башкачарак булыр иде, дигән фикердә тора. Чөнки бүген Русиядә милициядән курку бар, ә аларга карата ихтирам юк. Күпләр хокук яклаучылар тарафыннан җәберләнсә дә, аны яшереп кала, чөнки киләчәктә милиция тарафыннан басым булыр дип курка.
XS
SM
MD
LG