Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:18

Буш Иран мәсьәләсен тыныч юл белән хәл итүне яклый


Буген АКШ президенты Джорж Буш Ак йортта үткәрелгән матбугат очрашуында берничә белдерү белән чыкты. Аерым алганда ул Иран атом программасы мәсьәләсен хәл итү турында болай диде: “Мин һәрвакыт әйтеп килдем, без бар мөмкинлекләрне тикшерәбез, әмма мәсьәләне дипломатик юллар белән хәл итү АКШ өчен беренче урында тора. Минемчә, сөйләшүләр алып барырлык партнер булмаса, бернинди дипломатик тырышлыклар нәтиҗә бирмәячәк. Шуңа күрә без, Иранны атом коралларын ясый алырлык технологиягә ия булмаска тиешлегенә ышандыруга юнәлгән тырышлыкларга теләктәшлек күрсәтәбез.”

XS
SM
MD
LG