Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:17

Эт үтергән өчен беренче иректән мәхрүм итү теркәлде


Башкортстанда эт үтергән өчен берәүне ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Вакыйга Бишбүләк районында булган иде. 13 яшьлек бер яшүсмер малай иясез бер этне ияләштереп йортына алып кайткан һәм ишек төбендә бәйләп калдырган булган. Аның күршесе этне балта белән тураклап үтергән. Шау-шуга бик күп халык, шул исәптән балалар да җыелган. Балалар алдында кан коюы өчен 46 яшьлек Николай Букин 1 ел да 9 айга ирегеннән мәхрүм ителгән. Бу җәнлек үтергән өчен Башкортстанда беренче тапкыр иректән мәхрүм итү очрагы.

XS
SM
MD
LG