Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:02

Алман күгендә булган һава фаҗигасенә 6 ел тулды


2002 елның 1 июленнән 2 июленә каршы төнендә Германиянең Боден күле өстендә Башкортстанның Ту-154 очкычы икенче бер очкыч белән бәрелешкән иде.

Фаҗигадә 71 кеше мәрхүм булды, шуның 69ы Башкортстан очкычындагылар. Аларның 12се экипаж әгъзалары, 57се пассажирлар, шуларның 48е балалар иде.

Мәхкәмә Швейцариянең диспетчер хезмәтен гаепле дип тапты. Төп гаепле — диспетчер Петер Нильсенны фаҗигадә бар гаиләсен: хатынын һәм ике баласын югалткан Виталий Калоев ишеге төбендә пычак белән кадап үтерде. Ул шуның өчен 5 елга хөкем ителде. Узган ел ул, хөкем вакытын тутырып, Русиягә кайтты. Фаҗигадә калган гаеплеләрнең өчесе шартлы хөкем ителде, бер кешегә штраф салынды. Чәршәбе көнне Уфаның көньяк зиратында мәрхүмнәрне искә алу чарасы узды.

XS
SM
MD
LG