Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:05

Татарча бәйсез сәхифә ачылды


Урыс телендәге “Уфагуб” сәхифәсенең кече энесе барлыкка килде.

Ул татар сәхифәсе “Уфа губернасы” дип атала. Сәхифә “Уфагуб”ны оештыруда тикшерелгән, җинаять эше ачылган Николай Швецовның котлавы белән ачыла. Анда Швецов татар җәмәгатьчелеген интернет челтәрдә бәйсез сәхифә ачылу белән котлый. Тоталитар Башкортстан шартларында бәйсез хәбәрдарлык чараларының ачылуын зур кыюлык дип бәяли.

Башкортстан эшкуарлары шурасы рәисе Николай Швецов “Уфа губернасы” сәхифәсе “Уфагуб” белән иңгә-иң Башкортстандагы кануннарның тупас бозылуына каршы, кеше һәм халыклар хокукы өчен көрәшү, Русия Конституциясен һәртөрле сепаратист һәм милләтчеләрдән яклар, дигән өмет белдерә.

Мөхәрририят исеменнән бирелгән тәүге мәкаләдә сәхифәнең мәсләге билгеләнеп, аның Башкортстан татарларының иҗтимагый-сәяси, тел һәм мәдәни проблемаларын яктыртачагы әйтелгән. Артабан татар телендә укучы балаларның елдан-ел кимүгә баруы, җанисәптә татарларның күпләп башкортка әйләндерүләре, җирле телевидениедә башкорт телендә атнасына 100 сәгатьтән артык тапшырулар күрсәтелгән бер мәлдә, татарча нибары 25-30 минутлык тапшыру күрсәтелүе һәм башка проблемалар телгә алынган. “Уфа губернасы” сәхифәсендәге бу ике язма да урыс телендә. Сәхифәдә көн күргән дистәгә якын язманың күпчелеге урыс телендә. Сәхифәнең адресы: www.Ufagub.org

XS
SM
MD
LG