Accessibility links

Абрамович губернаторлыктан китте


Миллиардларга ия эшмәкәр Роман Абрамович бүген Чукыт автоном бүлгесе губернаторы вазифасыннан китте. Аның гаризасы Русия президенты тарафыннан кабул ителде. Пәнҗешәмбедә бу хакта президентның фәрманы чыкты.

Роман Абрамович бу вазифада 2000 елдан бирле эшләде, губернаторлык вакытында ул Чукыт автоном бүлгесенә күп инвестицияләрнең кертелүенә иреште. Элегрәк, Президент Владимир Путин аның вазифадан китү турындагы гаризасын кабул итмәгән иде, дип хәбәр итә агенлыклар.

Халыкара дәрәҗәдә Роман Абрамовичны "Челси" футбол клубын сатып алганнан соң белә башладылар. Ул дөньяда иң бай кешеләрнең берсе булып санала.

Бүген имзаланган президент фәрманы белән, яңа губернатор эшкә керешкәнче, Чукыт автоном бүлгесе башлыгы вазифаларын башкаручы итеп Роман Копин билгеләнә.
XS
SM
MD
LG