Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәзәк хәлләр: эсседән бал кортлары да интегә


"10 микрорайон" тукталышында куас мичкәсе янына сусауны басырга килергә бал кортларыннан башка бер кеше дә батырчылык итмәде.

Бу көннәрдә Казанда шулкадәр эссе булды, хәтта бал кортлары да әллә суык урын эзләп, әллә инде чыннан да куас эчәселәре килеп, Казан шәһәренең “10 микрорайон” тукталышындагы куас мичкәсен сырып алды.
Бал кортлары яши торган умарта күчендә ике анакорт туды исә, аларның берсе ярты өермәне җыеп, умартаны ташлап чыгып китә. Моны "кортлар аеру" дигән төшенчә бар. Алар аерган вакытта кая да булса барып оялый. Менә бу якшәмбедә алар Казан урамындагы куас мичкәсенә тупланган иде.
Бу күренешне якшәмбе көнне Раҗия ханымның куас эчәргә килгән оныгы Светлана фотога төшереп алды һәм ул аны emaıl белән безгә салып җибәрде.
XS
SM
MD
LG