Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:30

Чит ил хәйрия оешмаларына 24% салым кертелә


Русия премьер-министры, дәүләттән бәйсез унлап чит ил оешмаларының керемнәренә 24% кадәрге салым кертү турында карарны имзалады. Яңа карар белән салымнардан азат ителгән хәйрия оешмаларының саны 101дән 12 кадәр киметелде. Салым түләргә тиешле оешмалар Кыргый табигатьне саклау фонды (WWF) һәм Халыкара кызыл хач һәм ярым ай оешмасы да бар. Путин, элегрәк халыкара оешмаларны, хөкүмәткә каршы хәрәкәтләргә акча биреп, Русиядәге сәяси вәзгыятьне тотрыксызландырырга тырышуда гаепләп килде.

XS
SM
MD
LG