Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:15

Татарстан җитәкчелеге Таулы Алтай республикасына Эл-Ойын (Ил уены) тантаналарында катнашыр өчен китте.

Рәсми вәкилчелекне мәдәният министры, вице-примьер Зилә Вәлиева җитәкли. “Новости Горного Алтая" сәхифәсе чарага шулай ук Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев чакырылган булуын да хәбәр итә.

Татар-башкорт сабан туена охшаган

Эл-Ойын (Ил уены) чараларын элек-электән ойрот-алтайлылар ясап килгән. Ул 1988 елдан бирле рәсми рәвештә уздырылып килә. Бүген дә ул Алтайдагы барлык халыкларны бергә җыючы бәйрәм булып тора. Ул татар һәм башкорт Сабантуй бәйрәменә охшаш һәм анда аеруча фольклор чыгышлары күп була. Башкорт кебек алар күп итеп юрталар да тезеп куялар. Көрәш, гер күтәрү, камчы уены, ат ярышы да ясала.

Татарстаннан рухи терәк эзләнә

Депутат һәм язучылар Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин да Алтайда шушы бәйрәмдә кунакта. “Зенит” банкы җитәкчеләре дә алар белән бергә. “Новости Горного Алтая" Таулы Алтайдагы бәйрәмгә Мәскәүдән дә эре эшмәкәрләр килүен әйтә. Алтайлылар август ае башында тагын бер татарны: Русиянең икътисади тәрәккыять министрлыгы башлыгы Эльвира Нәбиуллинаны көтә.

Алтайга еш баручы эколог Альберт Гәрәфов, Таулы Алтай зыялыларының татар һәм Татарстаннан рухи терәк эзләвен әйтә. Әйтик, Татарстан хөкүмәте ярдәмендә 2006 елда “Алтай – Евразия йөрәге” исемле һәйкәл ачылган иде. Бу вакыйга да аларда татар-алтайлы хезмәттәшлегенә зур өмет уяткан икән.

Таулы Алтай республикасыннан Русиянең сенаторы булып миләттәшебез, җырчы Алсуның әтисе Ралиф Сафин куелган.

Алтай – татар-төркиләрнең ана-йорты тарихи ватаны дип тә санала. 552 елда биредә борынгы төркиләр үзләренең беренче дәүләтләрен – Төрки Каганлыгын төзегән дип санала. Алтай белән Татарстанны уртак төрки тамырлар да бәйли.

Алтай Республикасының мөстәкыйль субъект булып яшәвенә әле ун елдан артык кына. Аңарчы ул автоном округ булып торган. Ә күршедәге Алтай крае хуҗасы Александр Назарчук берничә ел элек Таулы Алтайны үзләренә кушарга кушкан иде. Ә бу үз чиратында Таулы Алтай түрәләрен һәм аерым калу идеясы тарафдарларын рәнҗеткән иде. Алар, Таулы Алтай федераль үзәк хисабына яшәсә дә, Алтай краеннан аерым республика булып калырга тиеш дип саный.

Туристлар яратучы Алтай

Шулай ук икътисади элемтәләр дә бар. Узган елны Таулы Алтай (Горно-Алтайск) шәһәре аэропортын яңарту эшен Татарстандагы “Камдорстрой” ширкәтенә тапшырганнар иде. Бүген исә бу аэропортны сатулары турында хәбәр итәләр. Тик сатып алучы яки аңа инвестиция салырга теләүче күренми икән. 2005 елга кадәр эшләми торган аэропорт бүген сирәк-мирәк очкычлар кабул итә. Ни дисәң дә, Алтай туристлар өчен кызыклы урын.

Шулай ук Таулы Алтай могҗизалы ял һәм мавыктыргыч сәяхәт җире булып та санала. Ул чиста табигате һәм кыргый урманнары, сирәк санлы хайваннары, үсемлекләре белән дә данлыклы. Тик андагы төрки кабиләләр соңгы сан алуларда аерым милләт булып язылды һәм бу аларның санын киметте. Аларга да эреп юкка чыгу яный.

Кар барсы яшәүче тауларына куркыныч яный

Шулай ук яңа Русия – Кытай автомобиль юлын һәм чимал үткәргечләрен Алтай таулары аша кору идеясы да экологларда куркыныч уяткан иде. Татарстанда табигать саклаучы Альберт Гәрәфов һәм тарихчы Рафаил Бәзертдинов бу нисбәттән борчылуын белдергән иде. Халыкара юл төзү сирәк санлы “ак барс” (ирбис, кар барсы) яши торган тауларга да зыян китерә ала дип санала.

XS
SM
MD
LG