Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге икебашлы хакимият халык белән ничек аралашыр?


Президент Медведев һәм премьер-министр Путин халык алдында чыгыш ясауларын үзара ничек бүлешер?

Билгеле булганча, 2001 елдан башлап ел да Русиянең элекке президенты Владимир Путин телевидение һәм радио каналлары аша ватандашлары сорауларына җаваплар бирде. Туры бәйләнештә Русия президенты төрле өлкәгә һәм төрле проблемаларга караган сорауларга берничә сәгать дәвамында җавап биреп утыра иде. Премьер вазифасына күчкәч тә Путин бу рухтагы сөйләшүләрен дәвам иттерәчәген узган атна ахырында узган “Бердәм Русия” очрашуында куәтләде. “Сөйләшүләрнең бераз форматын үзгәртеп, сораулар туплап, булган тәҗрибәне кулланып, халык белән аралашуны дәвам итеп була”, дип белдерде Путин.

Хәзер Кирмәндә һәм хөкүмәттә Медведев һәм Путинның халык алдында чыгыш ясауларын үзара ничек бүлешүе турында сөйләшәләр. Мөгаен, Медведев Путин кулланган ысулны читләтеп, халык алдында үзенчә чыгыш ясар. Бәлки интернет аша аралашыр, дип хәбәр итә “Ведомости” газетасы. Билгеле булганча, Медведевның бу өлкәдә тәҗрибәсе бар. Ул илкүләм проектларга багышланган интернет матбугат чарасын уздырган иде.

2006 елда Путин бердән-бер интернет-конференция уздырган иде. Әмма фикер алышуларда интернет кулланучылар модераторларның цензурасы белән канәгать булмауларын белдерде. Сәясәт белгече Дмитрий Орешкин исә, бу Путин форматы түгел, ә телевидение экраннарында яхшырак күренә, дип саный.

Халык белән аралашудагы яңа ысулларны Русия президенты һәм премьер-министр көзен генә кулланыр дип көтелә.

Бөтенрусия халык фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, сораштыруда катнашкан халыкның яртысы (52%) президентның халык сорауларына җавап бирүен караган, өчтән бер өлеше исә (30%) матбугат-конференцияләрен, бары тик 13% халык кына Федераль җыен юлламасын күзәтә. TNS Gallop Media үзәге, халык белән аралашуда ток-шоулар алдынгы урында тора дип белдерә.
XS
SM
MD
LG