Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эшмәкәрләргә хаталарны төзәтергә вакыт


Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин
Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин

Ахыргы ярты еллыкта Татарстан икътисадында җитештерү дәрәҗәсенең кимүе күзәтелә. Министр эшмәкәрләргә бу хәлне якын арада төзәтергә киңәш итә.

Пәнҗешәмбе Татарстанның икътисад министрлыгында республиканың эре ширкәт җитәкчеләре җыелды. Аларның төп максаты, республиканың сәүдә сәнәгать һәм икътисад министрлыкларының, июль аенда булачак киңәйтелгән киңәшмәгә әзерләнү, 2008 елның беренче ярты еллыгына нәтиҗәләр ясау булды.
Җsелышта сүз башлап, Татарстанның икътисад министры Марат Сафиуллин соңгы ярты еллыкта республикада җитештерү күләменең, узган ел белән чагыштырганда, берникадәр кимүе турында әйтте. Аныңча, бу күренешне тиз арада уңай якка хәл итергә кирәк. Ике министрлыкның июль аенда узачак киңәйтелгән утырышында, бу мәсьәләләр турында республика җитәкчелеге алдында сүз тотканга хәтле, җирле ширкәт башлыклары проблемаларны бүгеннән үк чишә башлауга керешә. Әлеге җыелышның төп максаты да шуннан гыйбарәт диде, Марат Сафиуллин.
Җыелыш озак бармады һәм нигездә ул Татарстанның статистика үзәге җитәкчесе Валерий Кандилов чыгышына нигезләнде. Биредә ул ширкәтләрнең хисап тоту өлкәсендә булган кайбер мәсьәләләргә тукталып китте.
Бүгенге көнгә кадәр сәнәгать җитештерү өлкәсендә берникадәр артта калу сизелсә дә, ахыргы ике ай күрсәткечләре, узган елдагы саннарны арттырып, быел планнаштырган күләмгә якынайды. Ахыргы ике айда республика сәнәгатен алга этәргән өлкәләрдән, электр җиһазлары җитештерү, машина төзелеше, металлургия, нефть чыгару, резина, пластмасс эшләнмәләр санын арттыру, кием тегү сәнәгатен атап китергә була.
Шул ук вакытта җитештерү күрсәткече төшкән өлкәләрне дә атап үтергә кирәк. Бу беренче чиратта табигать байлыкларын чыгару. Азык-төлек җитештерү ширкәтләре, аеруча алганда “Татспиртпром”, “Казан ит комбинаты” әле узган ел күрсәткечләренә җитә алмый. Химия өлкәсендә “Түбән Кама нефтехим”, “Оргсинтез” ширкәтләре дә быел яхшы гына күрсәткечләргә ирешсәләр дә, былтыргы кадәр үк эшли амый.
Үз чыгышында Кандилов, Татарстан икътисадында кече ширкәтләрнең әһәмияте турында әйтеп узды. Аныңча, һәрбер җитештерү өлкәсендә, әлеге кече ширкәтләрнең тәэсире төрле процент тәшкил итә. Әмма тулаем алганда Татарстан җитештерүендә кече бизнес якынча 0,9 - 1,1% алып тора, ди ул.
Кече бизнесны үстерү өчен без еш кына эре ширкәтләргә мөрәҗәгать итәбез, чөнки әлеге ширкәтләр алар нигезендә барлыкка килә бит. Әмма мине борчыганы шул, бәлки барлык кече бизнес та безнең күзәтү астында түгелдер, шуңа без аларның җитештерүдәге чын өлешен белә алмыйбыз. Шуңа күрә, эре ширкәт җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә, әгәр сез кече ширкәтләр белән элемтәдә торасыз икән, бу турыда үз хисабында күрсәтегез, кече ширкәтләр дә күзәтүдән төшеп калырга тиеш түгел.
Күп очракта без, кече ширкәтләрдә бухгалтер хезмәтләренең дөрес эшләмәвен дә күзәтәбез. Кайвакыт мин эре ширкәтләргә дә керәм. Бинаның бер катында белгән мәгълүматны икенче катта белмиләр. Бу бухгалтер хезмәтләренең төрле булуы белән бәйле. Баксаң уртак эш башкаралар. Мондый хаталар хисап тотканда зур гына хилафлыкка китерә. Ширкәтләрнең исемнәре белән атап әйткәндә, соңгы айда мондый хаталар “Сантехприбор”, “Хитон” “Нәфис” ширкәтләрендә булды. Күбесенчә бу хаталар җылылыкка тотылган чыгымнарның күрсәтелмәве белән бәйле иде. Әйтик, мәсәлән “Нәфис косметикс” ширкәтендә икътисадчылар ялгышлыгы аркасында хезмәт хакы 90 мең сум булып чыккан, чынлыкта исә ул 12 мең тәшкил итә.
Хисап өлкәсендә проблемалар булмас өчен ширкәттә бу өлкәне күзәтеп торучы бер кешене билгеләргә кирәк. “Татэнерго”, “Татнефть” кебек ширкәтләрдә электән үк шундый рәвештә эшлиләр. Шуңа күрә аларның бер хаталары да булмый”, ди Валерий Кандилов.
Шулай итеп, бүгенге җыелышта республика эшмәкәрләренә күп кенә хаталарны ачып салып, тиз арада аларны төзәтергә киңәш иттеләр. Югыйсә, әлеге проблемалар июль аенда булачак зур киңәшмәдә әйтеләчәк һәм монда инде бу мәсьәләләр турында бөтенләй башка сөйләшүләр булачак.
XS
SM
MD
LG