Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Алга!” – яңа Интернет радио


Июль башында “Алга!” исемле татарча яңа интернет радио эшли башлады. Бу проектның хуҗалары “Яңа гасыр” радиосы хезмәткәрләре булып чыкты.

Күптән түгел “Тәртип ФМ” исемле татар телле радио ачылу турында алдан хәбәр итсәк, июль башында тагын бер “Алга!” (www.alga-radio.blogspot.com)
исемле интернет радио эшли башлады. Әлеге проектны башлап йөрүчеләр “Яңа гасыр” радиосы хезмәткәрләре Руслан Сираҗетдинов һәм Илнур Фәйзрахманов.
“Бүгенге көнгә кадәр “Яңа гасыр” радиосы интернетка чыкмады. Һәрхәлдә аерым тыңлаучылар бу эшне эшләп карасалар да. Менә инде хәзер без пәрәвездә утыручылар күп, татар телле тыңлаучылар бар дип уйлап яңа интернет радио ачарга булдык. Руслан миңа шундый идея барлыгын әйтте һәм мин бик рәхәтләнеп күтәреп алдым. Бергә утырып исемне уйладык, бераз уйлагач “Алга!” исемеy куярга булдык”, диде Илнур Фәйзрахманов.
Ә бит моңа охшаш проектлар булган иде, мәсәлән “tatshop.ru” сайты интернетта онлайн режимда татарча жырлар уйнатып караган иде. Бу хакта да “Алга!” ны (www.alga-radio.blogspot.com ) оештыручылар белгәннәр һәм мондый аңлатма бирделәр.
“Мин “tatshop”ны өйрәндем, хаталарын күрдем диярлек”, ди Руслан Сираҗетдинов. Аның әйтүенчә, “tatshop” уйнаткан җырларны барлык сату нокталарында алып була. Ә “Алга!”дагыларын (www.alga-radio.blogspot.com ) табып булмый, әле сатуга чыкмаган экслюзив җырларны уйнатачак икән. Руслан әйтүенчә, “Алга!” ул тулыканлы татар телле онлайн радио. Бу - яңа музыка, башка радиоларда танылмаган, тыелган, яңа формат булачак диләр. Әлеге аңлатмаларга Илнур Фәйзрахманов өстәмәләр кертеп болай ди:
“FM радиоларга җыр китерүчеләрне кайвакыт безнең формат түгел дип борып җибәрәбез, хәзер инде ул җырларны яңа радиога кертү мөмкинлеге булачак. Бу радио күбесенчә яшьләргә юнәлгән булачак, аларның ихтыяҗларын кайгыртачак.”
Шулай ук, Илнур Фәйзрахманов “Алга!” интернет радиосы кыска гомерле проект булмаячак, дип тә ышандырды.
Руслан Сираҗетдинов әлеге радионы ачу теләге белән ел башыннан бирле янам, менә ниһаять үз акчама булса да эшләтеп җибәрдек. Киләчәктә өстәмәләр булачак һәм проект үз-үзен аклыячак, ди “Алга!” радиосын оештыручы.
Дөньякүләм интернет челтәрен кулланучылар www.alga-radio.blogspot.com сайтына кереп 24 сәгать буе альтернатив татар җырларын, яңа форматтагы җырлар, татар ремисклары тыңлый алачаклар. Хәзерге вакытта тест режимында эшләүче “Алга!” радиосында Иттифакъ, Иделия, Тамчыгөл, Асылъяр, AzanProject җырларын яңгырата.
XS
SM
MD
LG