Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев белән Бирдымөхәммәдов сөйләшүләр үткәрде


Русия һәм Төркмәнстан президентлары Дмитрий Медведев һәм Корбангули Бирдымөхәммәдов бүген Ашгабадта сөйләшүләр үткәрде. Уртак белдерүдә Каспийбуе газ үткәргечен төзү турында да сүз бара. Шушы газ үткәргече Төркмәнстан газын Русиягә куу күләмен күпкә арттырырга мөмкинлек бирәчәк, диелә рәсми белдерүдә. Ике ил җитәкчеләре, 2025 елга кадәр төзелгән Төркмәнстаннан Русиягә газ җибәреп тору килешүен яклап килүен белдерде. Русия вәкилчелеге белән бергә, ике яклы очрашуларда Татарстан президенты да катнаша. Шәймиев, агентлыкларга, республиканың Төркмәнстанга КамАЗ йөк машиналарын һәм боралаклар күбрәк сата башларга җыенуы хакында хәбәр иткән.
XS
SM
MD
LG