Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:49

Мәктәпне бетерүчеләр саны елдан-ел кими барса да, укырга керергә теләүчеләр саны арта. Документларын 20-ләп урынга илтеп бирүчеләр бар.

Казан дәүләт университетының икенче уку бинасы янында озын чират. Советлар берлеге заманнарында берәр дефицит товар чыгарачак кибетнең ишек төбен хәтерләтә. Университетның журналистика һәм социология факультеты деканы Васил Гарифуллин университетта җурналист белеме алу елдан ел “дефицит” була баруына риза түгел. Русиянең һуманитар белгечлекләрне чикләү сәясәте белән дә килешми.
Русия һуманитар белгечләрне кыса
“Быел тарихчыларны 15 урынга кыскарттылар. Татар тарихы һәм филологиясенең 39 урыны калды. Заманында аларның 125 бюджеттагы урыннары бар иде”, ди Васил Гарифуллин. Аның әйтүенә караганда, бүгенге көндә абитуриентлар котырып документ тапшыра торган белгечлек ул - журналистика. Бүгенге көнгә хәтта юристларны да әллә кайда калдырып узып киткәннәр. “10 урынга бүгенге көнгә 150 кеше тапшырган. Бер урынга 15 кеше була. Әле бит 15 июльгә кадәр гаризаларын бирәчәкләр”, ди Гарифуллин. Эшләр болай барса, моңа кадәр университет тарихында булмаган “бәйге” теркәлер, мөгаен.
Башкаларга журналист лицензиясе тәтемәде
Ни өчен мәктәпне бетерүчеләрнең шулкадәр журналист буласы килә соң? Нигә бәйге кискенләшә? Күрәсез, түләүсез урыннар саны 10 га гына калган. Түләүлесе дә нәкъ шул кадәр. Узган ел ул күбрәк булган. Икенчедән, декан әйтүенчә, Казанда башка югары уку йортларының журналист белгечлеге бирү хокукы юк. Хәзер бит Татарстандагы дәүләтнеке булган һәм түләүле уку йортларын санап бетерерлек тә түгел. Алар бик күп. Барсы да дип әйтерлек соңгы 10-15 ел эчендә мәш бетеп юрист һәм икътисадчылар әзерли башлады. Ә менә журналист белгечлеге лицензиясен берсе дә ала алмаган.
Икенчедән, бу һөнәргә яшьләр, никтер бик кызыга, икән. Татарстан күләмендә уза торган “Алтын каләм” чарасы да журналист һөнәрен рекламалауда өлешсез түгел, мөгаен. Түләүсез булган 10 урынның нәкъ 3 сен бу бәйге җиңүчеләре алачак. Калган 7 урынны инвалидлар һәм алтын медаль белән бетерүчеләр дәгъвалаячак. Васил Гарифуллин әйтүенчә, ел саен 30-40 алтын медаль алучы яшь егет һәм кыз документларын тапшыра. Узган ел 30 инвалид гариза биргән.
БДИнең зыяны да бар
Журналистика факультетына керү өчен ике фәннән бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре кирәк. Аннан соң иҗади имтихан тапшыралар. Әмма ЕГЭ/БДИның кулайсыз ягы да бар, ди Гарифуллин. “Әнә шул ЕГЭ дигән әйбер документларны төрле факультетларга, төрле уку йортларына тапшырырга мөмкинлек бирә. Хәтта 20 урынга бирүчеләр бар”, ди Гарифуллин. Димәк, кая керсәм дә барыбер, югары уку йорты гына булсын диючеләр дә шактый. Бу хәл үз чиратында исә, чын күңелләреннән теге-яки бу белгечлекне алырга теләүчеләргә, үзенә күрә бер аяк чалу да булып тора.
Яшьләр икътисадка ашкына
Ә менә Казан дәүләт аграр университетның ишек төбендә су буе чират торучылар да, кабул итү бүлмәләрендә дә этеш-төртеш тә юк. “Бездә дә шул инде, бөтен югары уку йортларында да шул, экономфак. Без кешеләргә икътисадчылар бик күп куяр урын юк дип әйтергә тырышабыз. Әмма барыбер киләләр”,- ди аграр университетның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Нияз Миңнуллин. Гариза бирүгә атна да тулмаган әле, финанс һәм кредит дигән белгечлеккә документлар тапшыручылар бер урынга 21 кешегә җиткән инде. 77 яшьүсмер медаль белән килгән. Авыл агроном, механик белгечләренә кытлык кичерә. Аграр университет быелгы чыгралышта әлеге белгечләргә сорауны кәнәгатьләндерә алмаган.
Нияз Миңнуллин
“Икътисадчы дигән сүз чыкты. Икътисадчы дипломың булса, бөтен әйберең була дигән әйбер бар. Кеше белми. Әзерәк без дә эшләп бетермибез инде, киң күләм мәгълүмат чараларында да юрист та, икътисадчы, юрист та икътисадчы. Бөтен җирдә шул”,- ди Нияз Миңнуллин. Аграр университет вәкилләренең әлеге белгечләрне әзерләүче башка югары уку йортларына үз мөнәсәбәте.
“Хәзер икътисадчының исе дә духы да булмаган бөтен уку йорты икътисадчылар әзерли. Чөнки, аны әзерләү өчен матди чыгымнар кирәкми. Такта белән акбур җитә. Аграномнарны, механикларны әзерләргә төрледән-төрле лабораторияләр, җиһазлар, макетлар, техника кирәк”, ди аграр университет проректоры Хәсән Фәсхетдинов.

Ранис авылга кайтмаска тырышачак
Ранис гариза яза
Шулай да быел авыл хуҗалыгы машиналары белгече, ягъни механика белгечлегенә документларын тапшыручылар бераз арткан артуын. Өстәл артында Питрәч районының Пимәр авылыннан килгән яңа гына мәктәп тәмамлаган Ранис Хәйретдинов гариза язып утыра иде. “Техника яратам кечкенәдән бирле. Шуңа монда килдем. ЕГЭ нәтиҗәләре әйбәт, керү мөмкинлеге бар дип уйлыйм. Укып бетергәч үземнең эшемне ачармын, бәлки. Машиналар төзәтү буенча. Казанда калу инде исәп. Авылга кайтудан файда юк. Авыл бетте ич хәзер. Безнең колхоз таралды”, ди Ранис Хәйретдинов.

XS
SM
MD
LG