Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке тотык Бетанкур Франциядә очрашулар үткәрә


6 ел тоткында булган Ингрид Бетанкур Франциягә килде. Һава аланында аны президент Николя Саркози һәм аның хатыны каршы алды. Саркози Бетанкур һәм тагын 14 тотыкны азат итү кампаниясен алып барган иде.
Бетанкур Колумбия президентлыгына нәмзәт булган, әмма шул ук вакытта ул Франция ватандашы да. 2 көн элек ул Колумбиянең хәрби көчләре үткәргән һәм 22 минут дәвам иткән, бер атышсыз махсус чара ярдәмендә азат ителгән иде.

Аны һәм башка 14 кешене 6 ел буе Колумбиянең инкыйлаб армиясе ябып тотты.
Бетанкур Франциядә сәламәтлеген ныгытачак, илнең рәсмиләре белән очрашачак, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG