Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фильмнарга цензураны халык уздыра


"Катынь" фильмыннан кадр
"Катынь" фильмыннан кадр

Совет заманында кайбер фильмнар, цензура сәбәпле, экраннарга чыгарылмый иде, хәзер исә цензура белән финанс мәсьәләләр бергә буталды.

Русиядә фильмнарны “киштәгә кую” очраклары арта бара. Кино өлкәсендәге эшмәкәрләр моны цензура белән түгел, ә бу фильмнарга кеше йөрмәү белән аңлата. Ягъни алар билетлар яхшы сатылачак дип фаразланган фильмны гына прокатка ала икән. Ә алар күпчелектә “җиңел” эчтәлектәге, ягъни кеше язмышлары, кичерешләре турындагы фильмнар.

Кинематография дә тамашага әйләнә бара, ә сәяси фильмнарга халык йөрми, бигрәк тә Русиягә тел-төш тидерә торган фильмнар булса дигән фикердә тора кино өлкәсендәге эшмәкәрләр.

Соңгы елларда хакимият тарафыннан элекке гамәлләр өчен Русия беркемнән дә гафу үтенергә тиеш түгел, ул гамәлләрдә бернинди дә оялырлык сәбәп юк, без илебез белән горурланырга тиеш дип әйтә килә. Бу сүзләр әлбәттә халык күңеленә сеңә бара. Һәм алар инде Русиягә әзме-күпметискәрекарашны чагылдырган фильмнарны кабул итми. Мисал өчен, Питербурда “Индиана Джонс” фильмын караганда, Русия турында начар сүз әйтелгәндә караучылар кычкырып көлә башлый икән. Бу тәкъдим коммунистлардан чыккан.

“Катынь” зыянга эшләү?!

"Катынь" фильмыннан кадр
Хәзер күп кенә кинотеатрлар шәхси эшмәкәрләргә карый. Һәм алар аның өчен күп акчалар кертә. Шуңа табыш алу алар өчен төп максат. Ә күпләп кеше йөрмәгән фильмны сатып алып күрсәтү эшмәкәр өчен зыянга эшләү була.

Мисал өчен, Анджей Вайданың “Катынь” фильмын алар бик аз катлам кешегә генә кызыклы дигән фикердә тора.

“Катынь” фильмында совет гаскәрләре тарафыннан, 1940 елда 25 мең поляк офицерларының атып үтерелүләре һәм Польшадагы сугышка хәтле һәм сугыштан соңгы вәзгыять күрсәтелә. Бу полякларның атып үтерелүен танырга теләмәгән Русия өчен әлеге фильм илнең дәрәҗәсен төшерә булып санала.

Америкада “Оскар”га тәкъдим ителгән “Катынь”ны
Мәскәү белән Питербурда тиз арада һәм бер катламк кешеләргә генә күрсәтеп алдылар.

Әлеге фильм июль азагында Пермьдә узачак “Пилорама” фестивалендә күрсәтелергә тиеш. “Пермь-36” сәяси репрессия тарихы музеенда узачак бу фестивальгә 3-4 мең кеше килер дип көтелә.

Элеккесе бик җиткән

"Чарли Уилсон сугышы" фильмыннан кадр
“Катынь”ннан тыш, Русиядә “Чарлин Уилсон сугышы” (“Война Чарли Уилсона”) фильмы да күрсәтелмәде. Бу Әфганстан турындагы фильмны прокатка чыгарылмавы, аңа халыкның йөрмиячәге һәм акча кермәячәге белән аңлатылды. Ләкин чынлыкта моны “9 рота” фильмыннан соң, русиялеләрнең фикерен үзгәртмәү өчен күрсәтелмәде дип тә уйларга җирлек бар.

Ник дигәндә, “9 рота”да совет солдатлары уңай каһарманнар итеп күрсәтелсә, “Война Чарли Уилсонада” киресенчә, совет гаскәрләренең Әфганстандагы гади халыкны үтерүе бәян ителә.
XS
SM
MD
LG