Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салымны түләмәсәң - өйдә утыр


Федераль салым хезмәтенең Башкортстан идарәсе салым түләмәүчеләрне һәм керемнәрен киметеп күрсәтүчеләрне ачыклауның яңа алымын уйлап тапты һәм гамәлгә кертә башлады.

Баксаң, салым хезмәтенең фантазиягә бай вәкилләре бик кызыклы ысулны үзләштергән икән. Алар хәзер чит илләргә сәяхәткә баручыларның керемнәрен тикшерүгә керешкән. Моның өчен алар Башкортстандагы сәяхәт оештыру ширкәтләренә һәм оешмаларына мөрәҗәгать итә икән. Аеруча виза алу таләп ителгән, шул исәптән Шенген даирәсенә кергән илләргә баручыларны каты тикшерәләр.

Шушы башлангыч беренче нәтиҗәләрен бирә дә икән инде. Былтыргы керемнәрен дөрес күрсәтмәгән һәм салымнарын түләмәгән 76 кеше ачыкланган. Быел сиксәннән артык кешенең бурычлары бар дип хәбәр ителә.

Әлеге хәл Башкортстаннан чит илләргә сәяхәткә китергә теләүчеләрне пошаманга калдырган да инде. Хәер, аларны гына түгел, ә сәяхәтләрне оештыручы фирмаларны да хафага сала бу яңалык. Чөнки бердән алар үз клиентларының керемнәре турында мәгълүмат бирмәү шартын бозарга мәҗбүр, икенчедән – хәзерге таләпләр аркасында аларга мөрәҗәгать итүчеләр саны да кискен кимергә мөмкин. Ә бу инде табышның да кимүенә китерәчәк. Кыскасы, кайсы яклап кына карасаң да, халык өчен файдага түгел килеп чыга бу башлангычлар. Әмма федераль салым хезмәтенең Башкортстан идарәсе вәкилләре бу яңалыктан баш тартырга җыенмавын белдергән.

Шулай итеп, салымыңны түләмәвең ачыкланса, чит илгә ялга баруны онытып, бәрәңге бакчасындагы колорадо кортларын чүпләп, Башкортстан кояшы астында гына кызынасы кала.
XS
SM
MD
LG