Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа “Нур” театры ялга китте


Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры 4 июль көнне быелгы иҗат мизгелен япты.

Җәйге ялларга китү алдыннан да үз тамашачыларын нурлылар яңа премьера белән сөендерде. 3-4 июль көннәрендә “Нур” татар театры талант ияләре театр сөючеләргә яңа комедия тәкъдим итте. Аманулланың “Бер кирпеч, ике кирпеч” исемле пьесасын сәхнәләштерде алар. Премьера сәхнәгә “Түтәйле Ибәтулла” исеме белән чыкты.

Яңа тамашаны театрның баш режиссеры Әбелхәер Сафиуллин җитәкчелегендә әзерләделәр. Спектакльдә төп рольләрдә Рәсимә Гайфуллина, Сәвия Сираева, Рушат Мөдәрисов, Айрат Фатыйхов һәм башкалар уйный.

Яңа премьераны күрсәтеп, “Нур” театры иҗат көчләре, быелгы 16нчы сезонны йомгаклады һәм күптән көтелгән җәйге ялларга туктады.
XS
SM
MD
LG