Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:52

Косинец: Минскида 46 кеше яраланган


Соңгы мәгълүматларга караганда, Минскида булган шартлау нәтиҗәсендә 46 кеше яраланган. Бу хакта илнең вице-премьеры Алесандр Косинец әйтте. Табиблар 3 кешенең хәле аеруча авыр, дип белдерә. Җомгага каршы төндә Минскида Бәйсезлек көнен бәйрәм итүгә багышланган концерт тәмамланганда, кулдан ясалган бомба шартлый. Эчке эшләр министрылыгы, соңыннан шартламый калган тагын бер шундый ясалма бомбаның табылуын хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG