Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин Русия халыкларыннан теләктәшлек сорый


Татарстан парламенты башлыгы һәм республика халыклары мәҗлесе башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, Русия халыкларының 4нче конгрессында канташучыларын, мәгариф системасына милли төбәк компонентын кайтару тырышлыкларына теләктәшлек күрсәтергә чакырды.
Бу хакта ул Русия халыклары Мәҗлесенең 10 еллыгына һәм Ярослау каласының 1000 еллыгы бәйрәменә багышланган форумда катнашканда әйтте.

Татарстан парламенты милли төбәк компонентын кайтару максатында федераль кануннарга төзәтмәләр эзерләгән иде.

Мөхәммәтшин шулай ук, Конгресста катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Русиянең милли сәясәте концепциясен кабул итүне тизләтү тәкъдиме белән чыгарга чакырган, дип хәбәр итә парламентның матбугат хезмәте.
XS
SM
MD
LG