Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:00

Үзәк Азиядәге эшсезлек үзбәк, таҗик, кыргызларны Русия, Казахстан, Әзербайҗанда эш эзләүгә этәрә. Күп очракларда алар кол хәлендә кала.

Күптән түгел Русия мәгълүмат чаралары, Мәскәү өлкәсендә 50 үзбәк кешесенең тоткынлыктан азат ителүе турында хәбәр итте. Аларның паспортларын тартып алганнар һәм бер тиен акча түләмичә, көненә 14 сәгать эшләргә мәҗбүр иткәннәр. Ә хатын-кызларын көчләгәннәр. Бер кеше качып, хәбәр биргәннән соң, милиция Раменский районындагы шушы урынга бәреп кереп, тоткыннарны азат иткән.
Коллыкка эләгү мисалларын күп китереп була. Әйтик, кешеләрне 100 долларга саткан эш бирүчеләр турында билгеле. Үзәк Азия хезмәткәрләре язмышын, Үзбәкстанның Сорхандарья районында яшәгән Алишерның язмышы яхшы чагылдыра ала.
Алишер кыйссасы башкаларныкы белән охшаш
Алишер һәм аның туганнары, дуслары Мәскәү тирәсендә бер елдан артык эшләгән булган. Алар рәсми рәвештә кол булмаса да, Алишер әйткәнчә, аңа һәм башка аның кебек хезмәткәрләргә айлар буы бер тиенсезгә эшләргә туры килгән.
“Үткән кышта без 3 йорт салып, ике ай буе 400 кв. метр җирдә ремонт ясадык. Әмма бу эш өчен безгә һаман да түләмәделәр. Безгә бу хезмәтебез өчен 600 мең сум вәгъдә иттеләр. Шушы акчаның 110 меңен ашау өчен алып калабыз диделәр. Шулай итеп, без 490 мең сум акча алырга тиеш идек. Алар безгә эш рөхсәтен алып бирергә һәм милиция бу җирне тикшермәү турында сөйләшергә вәгъдә итте. Без Русиягә килгәндә бернинди кәгазьләргә кул куймадык, эш бирүчеләр безгә һәр 15 көн үткән саен түләрбез, дип кенә ышандырдылар”, ди Алишер.
Ул һаман да авыр хезмәте өчен акчасын алырга һәм аны Үзбәкстандагы гаиләсенә җибәрергә өметләнеп яши. Әмма Үзбәкстанда эш булмаганлыктан, кире кайтырга да теләми.
Тоткынлыктан азат итегез!
Башка кайбер кешеләр белән чагыштырганда, Алишерның хәле алай начар түгел әле. Үткән айда Краснодар өлкәсендәге ирләрен коллыктан азат итүне сорап, бер төркем хатын-кызлар Русиянең Үзбәкстандагы илчелегенә мөрәҗәгать иткән. Әмма аларга нинди җавап бирелүе мәгълүм түгел.
Узган елда Русиянең Орел төбәгендә 18 үзбәк кешесе азат ителгән иде. Русия хакимиятләре бу турыда колларның берничәсе качып, хәбәр иткәннән соң гына белде. Тоткыннар кыерсыту, кыйнау, суга батыру белән куркыту хәлләре турында сөйләде.
Кыерсыткан өчен җаза биреләме?
Үткән айда, хезмәт мигрантлары агыла торган башка бер төбәк - Казакъстанда да шундыйрак хәл булган иде. Костанай шәһәрендә ит эшкәртү корылышы хуҗасы 5 үзбәкне һәм 10 таҗикны сатырга тырышкан мәлдә кулга алынган иде. Ул аларны һәрберсен 200 долларга сатып алган булган һәм җирле матбугат хәбәр иткәнчә, 600 долларга арттырып сатырга теләгән.
Үткән елда Казакъстанның Актүбә каласында ике эшмәкәр 15 үзбәк кешесен эзәрлекләгән өчен җаваплыкка тартылган иде. Матбугат хәбәр иткәнчә, канунсыз хезмәткәрләрне (алар арасында яшүсмер кызлар да булган) кыйнаганнар, көчләгәннәр, даими кимсетеп торганнар. Кыерсытучылар мәхкәмә карары белән, иректән мәһрүм ителде.
Арзанга гына кол сатам, кем ала?

Мәгълүмат чараларында яктыртылган бу вакыйгалар, күпкә тирәнрәк проблемаларның күзгә күренгән өлеше генә була ала. Меңләгән эшсез үзбәк, кыргыз, таҗикның күрше илләрдә эш эзләгән саен, аларның коллыкка эләгү ихтималлыгы югары булып кала.
Эшчеләрнең хезмәтләре һәм гомерләре сатылган “ирекле базар”да бәяләр төшә бара. Әйтик, Казахстанда колны 250 долларга алып була. Чөнки, интернет сәхифәләр хәбәр иткәнчә, эшләргә теләүчеләр саны ихтыяҗга караганда күпкә зуррак.
Читадагы төзелеш
Белгечләр әйтүенә караганда, кешеләрне сату эше яхшы оештырылган. Эшчеләр, аларны сатучылар һәм сатып алучылар бер чылбырга бәйләнгән. Алар арасында бәйләнешләр ныклы, чөнки бу чылбырның һәр өлеше, шул исәптән эшчеләр үзләре дә, бу бизнесның кагыйдәләрен бозмаска тырыша.
Мигрантлар чит илдә рәсми рөхсәтсез эшләргә ризалашып, нинди куркынычка дучар булулары, ахыр чиктә коллыкка эләгү мөмкинлеге турында уйламый. Радионың үзбәк редакциясенә исемен атарга теләмәгән бер ханым: “Кешеләрне эшкә яллаучылар эшчеләрне таныш-белешләр аша эзли, алар акчаны һәм паспортларны алдан ук алып куя. Кешеләргә бер елдан артык көтәргә туры килә. Шуннан соң алар чит илгә китә”, дип белдерде.
Колга әйләнү бик җиңел
Мәскәүдә урнашкан хокук яклау оешмасы вәкиле Елена Буртина, бу кешеләр коллыкка, еш кына танышларына ышанып эләгә, дип әйтә.
“Бу бик гади эшләнә. Үзбәк кешеләре турында әйткәндә, аларның арадашчылары да Үзбәкстаннан була, анда икътисадый вәзгыять бик авыр, эшсезләр күп. Алар еш кына якташларын эшкә чакыра, аларга яхшы шартлар һәм эш вәгъдә итә. Аннан соң башка арадашчыга тапшыра, ә алар эш бирүчегә җибәрә”, ди ул.
Эшчеләр эшкә барырга җыенганнан соң, кәгазь эшләре, чикне узу һәм юл чыгымнарын түләгәннән соң, еш кына алдануларын аңлый. Документсыз һәм акчасыз калганнан соң, бу кешеләр беркая да бара алмый, эш бирүчегә бәйле булып кала. Икенче яктан, алар милициянең тикшерүләреннән дә куркып яши. Мигрантларга ярдәм итүче хокук яклау оешмасы вәкиле Елена Буртина әйткәнчә, бу кешеләрнең барыр урыны булмый, шуңа күрә эш бирүчеләр аларның качуыннан курыкмый һәм аларны чылбыр белән бәйләп тотмый.
Чит илләрдә эш эзләгән күп хатын-кызның зур акчаларга алданып, фахишә булып эшләргә мәҗбүр ителүе турында тарихлар күп язылды. Халыкара миграция оешмасының Алматы бүлекчәсе секс-коллыктан кача алган хатын-кызлар белән эшли. Оешма башлыгы Екатерина Бадикова коллыка юлыгу турында болай ди:

“Аларга яхшы акчалар вәгъдә итәләр. Фатирларга алып барып ябып, секс-хезмәтләр күрсәтергә мәҗбүр итәләр. Коллыктан качкан һәр хатын-кыз үзе белән бергә булган тагын берничә хатын-кыз турында сөйли, шулай итеп без аның аша тагын дистәгә якын хатын-кыз турында беләбез”.
Екатерина Бадикова, эшләргә мәҗбүр ителгән һәр 20 кешедән, бары берсе турында гына белгеле була, ди.
Хезмәт мигрантларын яклау өчен кем бурычлы?
Үзәк Азия илләрендә икътисадый хәл авыр булган саен, күп кеше чит илләрдә эш эзләүне дәвам итә. Әмма белгечләр һәм хокук яклаучылар, хакимиятләр аларның иминлеге өчен күбрәк кайгыртырга тиеш, дип әйтә.
Үткән елда, Дүшәмбе каласында булган Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге җыенында, БДБ илләре хезмәт мигрантлары белән эшне бергәләп алып барырга һәм мигрантларны хокуки һәм социаль яктан якларга килеште.
Шуның белән бергә Русия һәм Казакъстан хакимиятләре мигрантларны эшкә алу тәртибен кырыслатты. Узган айда кертелгән үзгәрешләр, мигрантларның хокукларын якларга тиеш, әмма белгечләр, бу канунсыз рәвештә эшкә алынуны арттырачак кына дип фаразлый.

XS
SM
MD
LG