Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:34

Бу көннәрдә Казакъстанның башкаласы Астана шәһәренең 10 еллыгын котлау өчен зур әзерлекләр бара. 6 июль ягъни якшәмбе көнне башкаланың Алматыдан Астанага күчерелүенә нәкъ ун ел тула.

"Астана көненә" әзерлекләр күптәннән башланды. Ләкин бу күркәм әзерлекләр башкала көненнән кала 68 яшенә җиткән президент Нурсултан Назарбаевның туган көнен бәйрәм итү тантанасына әверелүе халыкта ризасызлык тудыра.

Күптән түгел Казакъстанда президент Назарбаевның туган көне илнең милли бәйрәме буларак игьлан ителде. Шул исәптән Астананың 10 еллыгын бәйрәм итү чаралары күптәннән башланган иде.

Бу көннәрдә Казакъстан мәгьлүмат чаралары, президентнең туган көненә туры килгән Астана көненә чакырылган “кадерле” кунаклар турында бәйнә-бәйнә сөйли башлады. Чакыру исемлегендә танылган артистлардан алып, күренекле дөнья дәүләт рәсмиләренә кадәр кешеләр бар. Алар арасында Русия, Төркия, Үзәк Азия һәм Кавказ җитәкчеләреннән кала бай Үрдүн патшасы Габдуллаһ та бар.

Президент сарае
Үзәк Азияның “Дубаи”се дип саналган Казакъстанның нефть сәүдәсенең үзәге Астананың 10 еллыгына шулай ук ерак АКШның күренекле җырчысы Уитни Хьюстен да чакырылган. Шул уңайдан интернетта Астана багышланган яңа www.astana10.com ачылды. Анда шәһәрнең яңа заманча бизәлеше һәм күркәм архитектурасы турында тәфсилле мәгълүматне табып була.

Ләкин бу тантаналар һәркемне үзенә тәмам җәлеп итә дип әйтеп булмый. Бигрәк тә оппозициядәгеләрне. Алар моны – халык акчасын чүпкә ыргытуга тиңли.

Коммунистлар партиясе җитәкчесе Серикболсин Абдилдин, чаралар өчен күп акча сарыф итүгә каршы чыгучылардан берсе:

“Ил казнасына кергән акчаның зур өлеше шул Астана шәһәренә күмелде. Күмелде дип әйтәм, чөнки мәгьлүматларга караганда яңа ясалган биналарның 70 % буш тора. Анда беркем яшәми, барсы да хөкүмәт урыны өчен аерылган. Халкын уйлаган кеше шулай эшләмәс иде.”

astana10.cоm, ягьни шәһәрнең 10 еллыгына багышланган сахифәдә Астана “йоклаган шәһәр” дип аталган. Ул гына түгел һава шартлары да кырыс. Һава җылылыгы җәйдә 40 дәрәҗәгә артса, кышкы көннәрдә суыклык 40 градуска кадәр төшә.

Бүген күркәм биналары яңа архитектурасы турында күп сөйләнгән Астана, әле яшь шәһәр. 1997 елның 10 декабренда Казакъстанның башкаласы Алматыдан, элекке исеме Акмола булган хәзерге Астанага күчерелгән иде. Сәбәбе - иминрәк булуы белән аңлатыла.

Кытай һәм Үзбәкстан чигенә якынрак булган Алматыга караганда, Астана эчтәрәк кала һәм Русиягә тагын да якынрак. Шәһәрнең 50 % күбрәк халкын урыслар тәшкил итә. 700 меңләп халык яшәгән шәһәрнең тиз арада төзекләнүендә нефтьтән килгән мул уңыш ярдәм итә. 10 еллык алдыннаң яңа мәйданнар, фантаннар, бер зур стадион һәм сәламәтләнү үзәге ачылды.

Ә Назарбаев сәясәтенә каршы булганнар һәм гади ил ватандашлары исә, хөкүмәтнең акчаны җәлләмәвен һәм шундый зур тантана өчен әзерлеккә салынуын хупламый.

Амирҗан Хасанов оппозициядәге Социаль демократия партиясе башлыгы, тантананың Назарбаевны зурлау чарасыннан башка бер мәгьнәсе булмавын сөйли:

“Гомумән алганда Астананың 10 еллыгын билгеләү тантанасы чаралары бик ясалма эш. Безнең халыкның һәм милләтебезнең уңганлыгын бергә котлау урынына, без бер кешене генә зурлаү белән мәшгульбез.”

“Астана” казакъ телендә башкала дигән сүз. 19 гасырда казакъ гаскәрләре тарафыннан төзелгән шәһәр башта Акмолинск буларак йөртелгән. 1961 елда - Целиноград, ә 1991 елда Казакъстан бәйсезлеген игьлан иткәч, үзенең элкке исеме белән атала башлаган.

XS
SM
MD
LG