Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:50

Абхазиядә шартлаудан 4 кеше һәлак булды


Абхазия рәсмиләре Гали шәһәрендә шартлаудан 4 кеше һәлак булды дип белдерә.

Абхазия белән Грузиянең калган өлеше арасындагы чик буенда урнашкан Гали шәһәрендә бер кафеда булган шатрлау корбаннары арасында җирле иминлек хезмәте башлыгы да бар.

Абхазия иминлек хезмәте башлыгы Юрий Абуша бу һөҗүм артында Грузия махсус хезмәте тора дип белдерде.

Грузия эчке эшләр министрлыгы вәкиле бу гаепләүне "нигезсез һәм сафсата" дип кире какты.

Быел Русия бер ил дә бәйсез дип танымаган Абхазия белән мөнәсәбәтләрен ныгыта башлаганнан соң төбәктә киеренкелек нык артып китте.

XS
SM
MD
LG