Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча энциклопедия сатуга чыкты


Казанда Татар энциклопедиясенең туган телебездәге беренче томы дөнья күрде
Казанда Татар энциклопедиясенең туган телебездәге беренче томы дөнья күрде

Татар энциклопедиясенең беренче томы сатуга чыкты. Ә яшьләр аны "кәгазь кирпеч" итеп түгел, Интернеттагы уңайлы чыганак итеп күререгә тели.

Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институты тарафыннан әзерләнгән бу татарча кәгазь китап бүген 380 сумга институтта сатыла. Ул Ирек мәйданында урнашкан энциклопедия институты бинасында сатыла. Бу турыда баш бухгалтер Әлфия Мөхәммәтҗанова хәбәр итте. Бухгалтер Әлфия Мөхәммәтҗанова Сбербанк аша аша түләп алганда тагын 15 сум өстәргә туры киләчәген дә әйтә.

Зөфәр абзыйга шатлыклы хәбәр

Бу шатлыклы хәбәр белән бүлешер өчен “Азатлык”ның Казан бюросына тыңлаучы Зөфәр абзый Нафыйков та кереп чыкты. Зөфәр әфәнде, белешмә-китап чыгуны күптән көтелгән вакыйга, дип атады. Шул вакытта ул китапның латинда чыгуын теләгән булган. “Латин хәрефләр белән басылса бу мәңгелек әйбер була иде. Кирилда чыккач ул шушы урыс хәрефле чор өчен генә яраклы булачак”, ди ул. Зөфәр Нафыйков татар язуы киләчәктә латин шрифтларын кулланачак, дип саный.

Бу китапны өлкән яшьтәге Зөфәр Нафыйков “соңга калып” чыкты, ди. Башта урысчасы, аннары татарчасы. Ә совет чорында аны чыгару мөмкин булмаган.

Татар энциклопедиясе институты директор урынбасары Гомәр Сабирҗанов “Интертат.ру”га хәбәр иткәнчә, белешмә читтәге татарлар турында мәгълүмат туплау өчен дә зур эшләр башкара. “Татарлар күпләп яшәгән өлкәләр турында язабыз. Андый җирдә без таяныч булырдай хәбәрчеләр табарга тырышабыз”, дигән ул.

Бу китап Казанда “Идел-пресс” нәшриятендә басылган. Ә бу сериядан беренче урыс телендәге белешмә 1999 елда Лондонда басылган булган. Аннары 2002 елда Финляндия нәширләре эшләгән. Хәзерге татарча өлеше исә Татарстанда басылган.

Эстония һәм Латвия бушлай тараткан

Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институты директоры - академик Мансур Хәсәнов булуга карамастан, журналистлар белән асылда сүзлекләр турында институтның директор урынбасары, татар энкциклопедиясенең җаваплы мөхәррире,тарих фәннәре кандидаты, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гомәр Сабирҗанов аралаша. Әйтик, энциклопедия сайтында урнашкан бер әңгәмәсендә ул Балтыйк буе илләрен үрнәк итеп куя. Эстония һәм Латвиядә тарихларын яхшы белсеннәр өчен энциклопедияләр һәр гаиләгә бушлай тапшырылган. Ә Татарстанда алар сатыла. "Тик үзкыйммәтеннән шактый азрак бәягә сатыла", ди сатучылар.

Шулай итеп, татарча Татар энциклопедиясенең беренче томы - 380 сум. Ә урыс телендәгесенең инде өч том басылган. Урысча ике том – 260шар сум тора. Ә өченче томы 350 сум.

Энциклопедия басылганчы аларның исемлекләр тупланмасы да чыккан булган. Татар энциклопедиясенең татарча исемлеге 200 сум, ә урысчасы 123 сум тора.

Татар энциклопедиясе интернетта булырга тиеш

Замана яшьләре бу белешмәне кулланырга теләрме? Ул алар өчен уңайлымы? Юк, ди исемен әйтергә теләмәүче програмчы әңгәмәдәш. “Гипертекст асылында эшләнгән сүзлек яки белешмә булса, кулланып булыр иде”, ди ул. “Бу замандагы энциклопедиялар шулай эшләнә инде. Интернетта алар күптән инде барлыкка килгән. Болар исә кирпеч кебек шул кәгазьне сатып утырып маташа. Әйтик, ни өчен Wikipedia (википедия) кебек ясалмаган соң ул? Татар энциклопедиясе дә шулай ук тиз һәм уңайлы эшләргә тиеш. Боларныкын исә актара-актара вакыт кына уздырасың. Берәр нәрсә табар өчен дөнья вакыт кирәк. Эзләнгәннең табылуы да шикле әле. CD итеп чыгарсыннар иде. Юк исә, бер DVD эченә бар томнары да керә ала. Шуларга өстәп салсыннар иде. Шул ук Wikipedia ны да диск белән сатып алып була. Болар исә патша заманындагы кебек бер китап чыгарган”, дип аптырый ул.

Татар энциклопедиясе институты шәһәр үзәгендә үз диварына, китаплар сату турында реклама элеп торды. 1999 елдан бирле алтынчы махсус басмалары чыккан. Татарча энциклопедиянең дә дәвамнары көтелә. Искеләрен исә һаман сатып бетерә алмыйлар. Институт янындагы китаплар кибете дә (элеккеге "Ноталар") тәрәз төбенә кеше күрерлек итеп институт басмаларын тезгән. “Моңарчы да татарча укучы пенсионерлар сатып алып бетермәгән бу китапларны бүгенге заманда кем алсын?” Пәрәвездән бушлайга гегабайтлап мәгълүмат алучылар аны алырга теләмәс шул, ди аноним програмчы.

Берочтан ул үзе дә татар энциклопедиясе институтына кереп чыккан. Тик аның белешмәләрне цифрлаштырып тарату яки сату тәкъдимен "кабул итмәгәннәр". “Аларга китапларын сатып бетерергә кирәк. Интернетка элсәләр, китапны сатып алучы аз булачак бит", ди програмчы.

XS
SM
MD
LG