Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарга сәяхәт итүчеләр Казанда


Уфадан - Болгарга Идел буйлап сәяхәткә чыккан "Герой Гагарин” теплоходы 7 июльдә Казанның Елга портына килеп туктады.

Сәяхәтчеләрнең быелгы Бөек Болгарга сәфәрләре күптән түгел генә 100 еллык юбилеен билгеләп үткән татар театрына багышлана.
Казанның Елга портына килеп туктаган “Герой Гагарин” теплоходына утырып килгән 200гә якын Башкортстан һәм Татарстан сәнгатькәрләрен каршы алуны Татарстанның мәдәният министрлыгы оештырган иде. Концерт программасында Казанның милли ансамбльләре чыгыш ясады. Кунакларга Казан Кирмәнен һәм театрларны күрсәтер өчен зур автобуслар әзерләнгән иде. Шул автобусларда Казан буйлап аларны экскурсиядә йөрттеләр.
Ә кичке сәгать биштә Татарстанның һәм Башкортстанның сәнгать әһелләре театрга багышланган иҗади очрашудан соң Чаллы шәһәренә юл алачак.
XS
SM
MD
LG