Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Алтын каләм”ле яшьләр ниләр сөйли?


Июнь ахырында “Алтын каләм” яшь журналистлар фестивале тәмамланды.

27 июньнән 29 на кадәр “Борис Полевой” көймәсендә яшьләр белән эшләгән радио
"Алтын каләм"гә ял итәргә генә килүче кызлар да бар иде
тапшыруларны тәкъдим итәбез. “Алтын каләм” дә яшь радиожурналистлар төркемен “Азатлык” радиосы хезмәткәре җитәкләде. Егет-кызлар көймәдәге “Җиләк” радиосында махсус тапшырулар эшләделәр, кызыклы әңгәмәләр ясадылар. Беренче булып Яшел Үзәннән Алисә Җамалиева әзерләгән тапшыруны тәкъдим итәбез. Ул быел 10 сыйныфны бетергән һәм “Алтын каләм”дә “Азатлык” радиосының махсус бүләгенә дә лаек булды.
Алисә Җамалиева, Яшел Үзән:
Барыгызга да билгеле булганча, безне көймәдә төрле яклап өйрәнүче, энәсеннән-җебенә кадәр тырышлыкларыбызны игътибар белән җентекләп күзәтүче оештыру коммитеты бар. Шушы оргкоммитетның бер әгъзасы бездә кунакта. Ул, болытлы көндә дә кояш чыгаручы, фестивальнең энерджайзеры Айрат Бик - Булатов!
- Исәнмесез Айрат абый! Менә бүгенге сәяхәтләрдән генә корылган кояшлы матур көндә кәефләрегез ничек?
- Беләсезме, бу бит инде минем алтынчы "Алтын каләм". Шушы фестивальдә икенче тапкыр мин 1998 елда булган идем, анда үз газетам белән кердем, төгәлрәк "Ялкын" журналының "Кәеф"дигән кушымтасының җитәкчесе буларак. Шуңа күрә "Кәефең ничек?" дигән сорауга 1998 елдан бирле гел “Шәп!” дип кенә җавап бирәм.
- Әйтеп үткәнемчә, оргкоммитет әгъзалары каләмчеләрне төрле яктан ныклап тикшерә. Ялгышмасам, сез дә төрле шаяртулар белән очраган каләмчеләрне сыныйсыз, шулаймы?
- Шулай дип әйтергә дә була инде. Минем максатым, аларның төрле яктан сәләтләрен ачарга. Минем сынау ысулым шул шаяртулы инде...
"каләм"нең яшь радиожурналистлар төркеме
- Айрат абый, менә сез тәҗрибәле журналист буларак, сезгә җитдирәк сорау да биреп китәсе килә. Бүгенге көндә официаль цензорлар юк, ләкин шулай да массакүләм мәгълүмат чаралары цензура аша уза, бу турыда нәрсә әйтә аласыз?
- Журналистларга урысча әйтмешли самоцензура кирәк. Ул сәяси яктан түгел, ә үз акылларында булырга тиеш. Менә шул инде ул самоцензура.
- Рәхмәт, ә хәзер әйдәгез илһам килгәнен көтеп, язмалар яза алмыйча интеккән, кәефләре төшкән каләм ияләренә бер ике сүз әйтеп китсәгез иде.
- Үз эшегезне яратыгыз, үз гомерегездә иң мөһиме эш дип сайлагыз һәм шул вакытта сез иң яхшы журналист буласыз. Мин ышанам, "Алтын каләм" шәкертләре республиканың иң яхшы журналистлары рәтендә булачак.
XS
SM
MD
LG