Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы депутатлары Казанга киләчәк


Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

Думаның мәгариф комитеты һәм милли мәсьәләләр комитеты вәкилләре Татарстанга килеп, мәгарифтәге милли-төбәк компоненты турында сөйләшәчәк.

“Әйдәгез, менә сез үзегезнең күчмә утырышыгызны Казанда үткәрегез. Без күрше милли республикалардагы парламентлардан һәм мәгариф министрлыкларыннан вәкилләрне чакырырбыз. Без сезгә үзебезнең мәктәпләрне, менә шушы милли-төбәк компонентының аларда ничек тормышка ашырылуын, төрле милләт балаларының ничек укуын күрсәтербез. Ул компонент булмаса бу мәктәпләрнең нинди хәлдә калырга мөмкинлеген үз күзләрегез белән күрерсез. Мәскәүдә дәүләт думасында гына утырып сез бу проблемаларны тулысынча аңлап бетерә алмыйсыз, дип әйттек. Һәм алар бик авырлык белән генә булса да безнең бу тәкъдимебез белән килештеләр”, диде Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев. Дөрес, Русия думасы вәкилләрен бу адымга ризалату алай җиңел булмаган.
Әле яңа гына Татарстан вәкилләре Русия думасының мәгариф комитеты, Русия хөкүмәте һәм дума каршында мәгариф буенча экспертлар шурасы һәм дума идарәсе вәкилләре белән очрашты. Кара-каршы фикер бәхәсен Казан ягы башлаган. “Беренче декабрьдә кабул ителгән кануннан соң бездә килеп туган вәзгыять турында сөйләдем. Һәм бу канун гамәлгә ашырыла башласа, милли мәгарифкә нинди хәвеф-хафа килүен бик тә тәфсилләп аңлатырга тырыштым”, ди Разил Вәлиев.
Аннан соң сүз алган Татарстан дәүләт шурасының хокук идарәсе рәисе Шакир Яһудин кануннардагы маддәләр һәм Русия конституциясе нигезендә Татарстанның милли мәгарифне булдырырга тулы хокукы булуын әйткән. Милли төбәк компонентының Русия конституциясенә һәм башка кануннарга да туры килүен билгеләп үткән.
Бу фикер көрәшендә катнашкан Русиянең мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре канун тормышка аша башласа, милли мәгарифкә бернинди дә зыян килмәячәк дип расларга тырышкан. Чөнки милли-төбәк компонентын юкка чыгару турындагы канунны нәкъ алар әзерләгән булган.
“Милли төбәк компоненты Русия кануныда юк икән, әгәр дә ул киләчәктә Русия мәгариф министрлыгы фәрманнары, әмерләре, инструкцияләре белән һәм түрәләр кабул итә торган карарлар белән хәл ителәчәк икән, бу беркайчан нигезле һәм эзлекле була алмый дип әйттек. Чөнки, чиновник бүген бар, ә иртәгә юк. Министрлык чыгарган карарны, яисә уку-укыту планын бүген бер төрле итеп язарга була, икенче көнне башка төрле итеп. Без милли-төбәк компоненты Русиянең канунда булырга тиеш дип таләп итәбез. Менә мәгариф стандартларында милли төбәк компоненты бар һәм аңа шулкадәр вакыт бирелә дип ачык итеп язып куелырга тиеш”, ди Разил Вәлиев. Татарстан ягы бу проблема уңай якка хәл ителә башламаса, Русиянең конституция мәхкәмәсенә һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә кадәр җитү мөмкинлеге булу турында да кисәткән.
Белгәнебезчә, узган елның 1 декаберендә Русиянең дәүләт думасы мәгариф стандартларыннан милли төбәк компонентын юкка чыгару турында канунга үзгәрешләр кабул иткән иде. Милли мәгариф тамырына күтәрелгән балта чапмасын өчен Татарстанда урам җыеннары, төрле пикетлар, җыелышлар, бәхәсләр булды һәм булып тора. Татарстан дәүләт шурасы махсус мөрәҗәгать тә кабул итте. Әле күптән түгел генә Татарстан бу турыда үзенең канун өлгесен әзерләп Русия дәүләт думасына рәсми рәвештә тәкъдим итте. Бу документ Мәскәүгә барып җиткәч, думаның мәгариф комитетында аны аңлаучылар һәм каршы чыгучылар да булган.
“Безнең Русия думасына тәкъдим иткән канун өлгесенә мөнәсәбәтләрен белер өчен, бу канун өлегесен дәлилләү өчен, ни өчен без аны тәкъдим итәбез үзебез анда барырга булдык”, ди Разил Вәлиев әле яңа гына булган сәфәр хакында. Һәм әлеге сөйләшүдә катнашкан Русия дәүләт думасы депутатларының шактые Татарстан дәлилләре белән килешә дә башлаган.
Бу очрашуда Татарстан мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, министрлыкның бүлек мөдире Раиф Зиннәтуллин, Русия думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм Татарстанның Русиядәге вәкиле Алмаз Фәйзуллин да катнашкан.
XS
SM
MD
LG