Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ниләр бар?


Миңтимер Шәймиев бу көннәрдә Төркмәнстанга рәсми сәфәр кылды. Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары шул вакыйгага өстенлек бирә.

“КамАЗ”ның даны арта
Берничә атна элек Төркмәнстан башлыгы Гурбангулы Бердымөхәммәтов Татарстанда булганда, “КамАЗ” машиналарына карата зур кызыксынуын белдергән иде. Хәзер инде, Төркмәнстанда “КамАЗ” машиналарының абруен тагын да арттыру максатыннан, биредә “КамАЗ” ширкәтенең белем бирү, төзекләндерү үзәге ачылды. Рәсми мәгълүматларга караганда, әлеге үзәкнең бәясе 7 миллион доллар дип бәяләнә. Бу үзәк гектар ярым җирдә урнашкан. Бүгенге көндә Төркмәнстанда 10 меңгә якын “КамАЗ” машиналары кулланыла. Әлеге үзәктә елына 1 мең машина тикшерү уза алачак, дип көтелә.
Татарстан – Саксония
Тиздән Татарстан белән Саксониянең уртак икътисади элемтәләре барлыкка киләчәк. Бу уңайдан, Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Алабуга махсус икътисадый бүлгесендә Саксониянең вице-премьеры, икътисад һәм хезмәт министры Томас Юрк белән очрашып, биредә пыяла җепсел җитештерүче завод төзүгә нигез салды. Рәсми мәгълүматларга караганда, пыяла җепсел җитештерү буенча дөньяга танылган Саксониянең «Preiss-Daimler» ширкәте Русиядә инде күптәннән хезмәттәш ширкәт эзләгән һәм менә Татарстан җирендә тапкан.

Республиканың “Татнефть” ширкәте белән бергәлектә башкарылган бу проектка 63 миллион евро инвестиция кертелгән. Киләсе елга әлеге завод сафка бастырылырга планлаштырыла. Беренче елда биредә 21 мең тонна пыяла җепсел җитештерергә уйлыйлар.
Бәла-каза арта
Ял көннәрендә Татарстанда булган хәвеф-хәтәрләргә килгәндә, шәһәрнең Мәскәү урамында тузган йортны җимерү вакытында, әлеге төзелештә эшләгән 26 яшьлек Актаныш егете вафат була.
Берничә көн алдан Казан урамнарында машина бәрелеше нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак була. Тикшерү күрсәткәнчә, бу юл казасында “Рено Меган” йөртүчесе гаепле. Бу хәлнең шаһитләре әйтүенчә, ул авария булгач, шул ук мизгелдә әлеге урыннан качкан. Милиция хезмәткәрләре гаепленең исемен ачыкласалар да, әле кулга ала алмаган.
14 мартта чыгышы белән Питрәч районыннан Елена Зинягинаның дусты фатирында үзенең ике баласын суга батырып үтергәне турында хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә Татарстанның югары мәхкәмәсе әлеге ханымга 17 ел ирегеннән мәхрүм итергә дигән карар чыгарды.
Татарстанда бәла-казаларга килгәндә, җирле массакүләм мәгълүмат чаралары аша, гадәттән тыш хәләр министрлыгы 7-8 июль көннәрендә республикада көчле яңгыр, җил, давыл булу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Шуңа да бу көннәрдә ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш ителә.
Татар яшьләре көне
Дүшәмбе “Казан” милли-мәдәни үзәгендә 18 тапкыр үткәрелүче “Татар яшьләре көннәре” ачылышы булды. Билгеле булганча, быел ул 7 - 14 июльгә кадәр “Борис Полевой” көймәсендә узачак. Көймә Казан - Самара - Сарытау -Ульян - Алабуга шәһәрләре аша үтәчәк. Оештыручылар әйтүенчә, бу чарада 40 төбәктән 150гә якын вәкил катнашачак.
XS
SM
MD
LG