Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума депутаты Хәбировны яклый


Русия дәүләт думасы депутаты Иршат Фәхретдинов Хәбировны яклап, Русиянең хокук саклау оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте.

5 июль Башкортстан президенты үзенең хакимият җитәкчесе Радий Хәбировны эшеннән алу турында фәрман биргән иде. Республика парламенты башы Константин Толкачев бу уңайдан республика телевидениесенә кайбер фикерләре белән бүлеште. Ул президент үзенең хакимият башлыгының кырын эшләрен белү белән бик принципиаль, дөрес адымнар ясады ди.

Радий Хәбировның Русия президенты хакимиятенә эшкә алыначагы, бу тикшерүләрнең шуның белән бәйле булуы турындагы имеш-мимешләрнең дөрес булмавын әйтә. Ул моны Хәбиров эшкә алынырга тиешле дигән Русия президентының эчке сәясәт идарәсе башлыгы Олег Говоруннан белешкән, анысы моны дәлилләмәгән. Артабан Толкачев Хәбировның дәүләт хезмәтендә эшләп, Уфада берничә һәм чит илдә фатирлар алуына гаҗәпләнү белдерә һәм нинди акчаларга алынган икән дигән сорау куя.

Дәүләт җыелышы рәисе сайлау кампанияләрендә Хәбировның үзәк сайлау комиссиясенә басым ясаган булуын да атый. Шунысы кызык, моңа кадәр Башкортстанда сайлаулар гадел үтә дип белдерә иделәр. Бу сайлауларның гадел булмавы турында беренче рәсми тану.

Русия дәүләт думасы депутаты Иршат Фәхретдинов Радий Хәбировны яклап, Русиянең хокук саклау оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте. Депутат: “Радий Хәбировның гаебе исбат ителмәгән. Аңа бары тик мәхкәмә генә ачыклык кертә ала”, ди. Җирле матбугаттагы Хәбировка каршы чыгышларны “кемнәрнеңдер сәяси заказы” дип атый.

Дума депутаты болар артында Рәхимов тора дип уйламавын, аның кайбер көчләрнең авантюрасына ияргән булуы ихтимал дип санавын да әйтә. Иршат Фәхретдинов моны генераль прокуратура, тикшерү идарәсе, иминлек хезмәте һәм эчке эшләр министрлыгы башлыкларына депутат соравы буларак җибәрде.

Радий Хәбиров тирәсендәге вакыйгалар Башкортстанга гына сыймый федераль дәрәҗәгә чыкты.
XS
SM
MD
LG