Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам энцикло- педиясе нәшер ителәчәк


Русиядә күптомлы Ислам энциклопедиясе православныкы үрнәгендә эшләнәчәк.

Мәскәүдә узган “Ислам террорны җиңәчәк” дигән халыкара конференциядә Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифен яклау фонды идәрәсе әгъзасы, Русия президенты идәрәсенең киңәшчесе Алексей Гришин: “Ислам энциклопедиясе урыс телендә булачак һәм 12-16 томнан торачак”, дип белдергән. Татарстан белгечләре белән әле бу хакта сөйләшүләр булмаган.

Бу хезмәтне Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифен яклау фонды белән Ислам үсеш банкы бергә чыгарырга ниятли. Һәм Гришин сүзләренә караганда, инде октябрьдә Ислам үсеш банкы белән 1,5 миллион долларга килешү төзү күздә тотыла.

“Әлеге фонд тарафыннан, мөселман оешмаларына һәм басмаханәләренә 14 миллион доллар акча бирелгән. Шулай ук уку йортларына да ярдәм күрсәтелгән. Фондка гарәп илләре дә күп акчалар җибәргән икән. Болар хакында Алексей Гришин сөйләде. Шуның белән бергә киләчәк планнар турында сүз йөрткәндә, ул Ислам энциклопедиясен булдыру өчен бизнес проект эшләнгәнен әйтте. Аңа шактый зур акчалар тотылачак. Һәм Гришин бу хезмәт Русиядәге православ энциклопедия рәвешендә эшләнәчәген билгеләде,” диде конференциядә катнашкан Татарстан хөкүмәте каршындагы дин эшләре шурасы җитәкчесе Ринат Вәлиуллин.

Аның әйтүенчә, бу эшкә Татарстаннан белгечләрне җәлеп итү турында әле сүз булганы юк һәм конференциядә дә Ислам энциклопедиясен чыгару нечкәлекләре әйтелмәгән. Вәлилуллин сүзләренә караганада, Казаннан белгечләрне җәлеп итү мәсьәләләрен фонд үзе хәл итәчәк.

Ә Русия Ислам университеты ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин, әлеге энциклопедияне чыгару нияте инде күптән бар иде, әмма аңа акча табу проблема булып торды, ди.

“Минем белүемчә, бу фәлсәфә фәннәре докторы, Исламны өйрәнүче Тәүфыйк Ибраһим белән гарәп һәм Ислам тикшеренүләре үзәге җитәкчесе, профессор Виталий Наумкин проекты. Әмма ул әле тулысынча хәл ителмәгән, чөнки мин күптән түгел Тәүфыйк Ибраһим белән бу хакта сөйләшкән идем”, ди Мөхәммәтшин.

Аның әйтүнчә, әгәр бу проект эшләп китсә, Татарстан белгечләре анда һичшиксез катнашачак.

“Әмма кайчан һәм нинди юнәлештә эшлиячәге билгесез. Безне әле җыеп сөйләшкәннәре юк”, ди Русия Ислам университеты ректоры.
XS
SM
MD
LG