Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Әфганстанда тыныч халыкны үтерү хәбәрен тикшерә


АКШ көчләре якшәмбе көнне Әфганстанның көнчыгышындагы һава һөҗүме нәтиҗәсендә бер туйда катнашучы 40-лап кеше һәлак булды, күпчелеге хатын-кызлар һәм балалар дигән белдерүне тикшерә.

АКШ хәрбиләре Нангарарда булган ул һава һөҗүме зур гына бер сугышчылар төркеменә каршы ясалды, анда тыныч халык юк иде дип ышандыра.

Әфган президенты Хәмит Карзаи Әфганстанның көнчыгышында җомга көнне булган башка бер АКШ җитәкчелегендәге һава һөҗүмен тикшерергә кушты.

Җирле халык анда 15 цивиль һәлак булды дип белдерә.

XS
SM
MD
LG