Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Лондон белән мөнәсәбәтне яхшыртырга тели


Русия рәсмиләре әйтүенчә, Медведев Британия премьер-министры Гордон Браунга ике ил арасындагы киеренке мөнәсәбәтләрне нормальләштерергә теләвен белдергән.

Медведев белән Браун Япониядәге Зур сигезлек саммиты читендә аерым очрашты.

Ул очрашу алдыннан Браун барлык мөһим проблемаларны күтәрәчәген белдерде.

Мәскәү Кирмәнен каты тәнкыйтләгән элекке федераль иминлек хезмәткәре Александр Литвиненконың 2006 елда Лондонда агулап үтерелүеннән соң Русия белән Британия арасындагы мөнәсәбәтләр нык бозылып китте.

XS
SM
MD
LG