Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә дә Сабантуе узды


Cагындырып килгән Мәскәү Сабантуе да зур бәйрәм булып узып китте. Быел анда башкорт музыкасы күбрәк яңгырады кебек.

Ә менә ачылышта халыкны өч телдә татар, башкорт, рус телләрендә сәламләделәр. Соңгы еллардагы кебек, быел да Мәскәү шәһәр бәйрәме буларак билгеләнә торган Мәскәү Сабан туе, Битцадагы атлы спорт комплексында үтте.

Сәхнәгә Сабан туе кунакларын сәламләр өчен Мәскәү, Татарстан, Башкортстан вәкилләре күтәрелде. Татарстан җитәкчелеге котлавын, Мәскәү халкына Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова җиткерде. Шулай ук Мәскәү Сабан туен оештыру комитеты рәисе, Мәскәү милли-мәдәни мохтәрият җитәкчесе Рәсим Акчурин, Башкортстан хөкүмәте исеменнән премьер-министр урынбасары, мәдәният, милли сәясәт министры Илдус Илешев һәм Мәскәү хөкүмәте вәкилләре дә зур сәхнәдән халыкка котлаулар җиткерде.

Быел Мәскәү Сабан туена Татарстанның Чаллы шәһәре килгән иде. Алар үзләренә бирелгән урында татар авылын төзеп, нәкъ авылдагыча халык уеннарын уздырдылар, алар сәхнәсендә көн озын сәнгать осталары чыгышлары барды. Ә инде зур сәхнәдә берсен-берсе алыштырып Мәскәү, Татарстан, Башкортстан артистлары чыгыш ясады. Сабантуйның иң матур мизгеле дип, затлы атлар өстендәге татар-башкорт милли киемнәрендәге җайдакларның егетлек уенын күрсәтү булды дияргә була.

Сабан туенда шулай ук гаилә елын күрсәтеп узган бер тамаша да булды. Танылган композитор Сәяр Хабибуллиннар һәм танылган нефтьче Тәлгать Хурамшиннар, шулай ук быел гына өйләнешкән бер Мәскәү татар гаиләсен, сөлгеләр белән бизәлгән атлы арбаларга утыртып, Сабан туе мәйданын гиздергәннән соң, сәхнәгә алып менеп бүләкләр тапшырдылар. Тамашалар бик күп булды. Балалар өчен дә уен мәйданнары бар иде. Хәтта дөягә атландырып та йөреттеләр балаларны.

Башкортстан республикасы Мәскәү Сабан туена 180 артист һәм оештыручылар белән бергә биш тирмә алып килгән иде. Ике тирмәдә республика музееннан килгән башкорт гаиләсе җиһазлары куелган булса, калган тирмәләрдә кунаклар өчен сый өстәле дә әзерләнгән иде. Ак тирмәдә рәсми кунакларны кабул иттеләр.

Бәйрәмнән гади тамашачылар да бик канәгатъ иде. Измайлов паркы Сабантуйларын сагынып сөйләргә генә калды инде. Хәзер бу мәйданга да ияләнеп киләбез, диделәр алар. Оештыру комитеты рәисе Рәсим Акчурин да, Измайлово паркында ремонт, күлләр дә капланган, мәйданнар да кечкенә. Ә биредә киңлек, халык күп сыя, теләгән кешегә яшеллек тә җитәрлек, диде. Халык чынлап та бик күп иде. Мәйдан кичке сәгать 9ларга кадәр гөрләде.


Әлбәттә, Сабан туе татарча көрәш бәйрәме дә. Быел Мәскәү Сабан туена Русиянең 20ләп төбәгеннән 64 көрәшче килгән иде. Сабан туе батыры исемен 27 яшьлек Мәскәү егете Дамир Шиапов яулады. Көрәш оештыручылар, элекке елларда Мәскәү Сабантуйларында катнашып батыр калган ветераннарны да бүләкләделәр. Ә инде быелгы Сабан туе батырына акчалата бүләк бирелгән. Ә менә тәкә белән мәшәкатьләнеп тормаганнар. Малны интектермәскә булдык, диде көрәшчеләрне оештыручы Җәфәр Фәйзерахманов.

Сабан туен оештыручылар Башкортстаннан килгән артистларны аерым билгеләп уздылар. Башкортстанлыларның югары профессиональлеге дә, бәйрәмгә ныклы әзерлек белән килүләре дә, оештыру һәм тамаша эшләрендә җиренә җиткереп ихлас катнашулары Сабан туеның уңышлы булуына китергән мисаллар, диделәр алар. Мәйданны тутырып чыгыш ясаган 60тан артык биючедән торган Фәйзи Гәскәров исемендәге халык бию ансамбле биюләрен халык бик яратып карады.

Халыкка бәйрәм итәр өчен барлык шартлар да тудырылган иде. Шуның өстенә һава торышы да бик яхшы булды. Яңгыры да сибәләп кенә китте. Ашау-эчү урыннары да күп, ризыклар да мул иде Сабан туенда.

«Бәхетле»нең чәк-чәге белән Башкортстан балы да көне буе сатуда булды. Ә менә исерткеч эчемлекләр генә түгел, хәтта сыра да күренмәде сату рәтендә. Чаллылар Мәскәүгә халык уңганнарының кул эшләрен дә сатырга алып килгән иделәр. Төрле курчаклар арасында әби-белән бабай сурәтендә ясалганы да бар иде. Ә менә аңа сокланып карау бушлай булса да, янында фотога төшүчеләр 15 сум акча түләргә тиеш дип язылган иде «курчак-бабайның» иңенә.

Шулай итеп, сагындырып килгән Мәскәү Сабантуйлары да зур бәйрәм булып узып китте. Халык, кичке сәгать тугызларга кадәр мәйданнан китмичә, артистларга кушылып җырлады да, биеде дә.
XS
SM
MD
LG