Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Сабан туенда Башкортстан мизгелләре


Мәскәү Cабан туе елдан елга ике халык - татар һәм башкорт халыкларының уртак бәйрәме буларак уздырыла.

Гомүмән алганда, Мәскәү Сабан туе бара торган зур комплекс җирләре ике тарафка бүленә бәйрәмдә. Бер якта иңләп Татарстан гөрли. Икенче якта сәүдә урыннары, тирмәләре, музейлары белән башкортстан кунаклары мәш килә.

Татарстаннан килгән район кунаклары Сабан туенда татар авылын төзеп, татар йорт җиһазларын, татар йолаларын күрсәтсә, Башкортстанлылар төрле-төрле тирмәләр алып килеп, Сабан туе мәйданына шәрекъчә бер үзенчәлек кертә. Тирмәләрдә кымыз, буза кебек башкортларга гына хас булган эчемлекләрне дә тәмләп карарга була. Әгәр дә, Татарстаннан Мәскәү Сабан туена ел саен төрле район вәкилләре килсә, Башкортстаннан сигез ел рәттән инде Сибай районы апалары килеп, кызыклы җырлары, кобаерлары, үзләре әзерләгән ризыклары белән шаккаттыра.

Милли башкорт киемнәренә киенгән ике апа – берсе ялдагы укытучы 71 яшьлек Хәдичә Алтынбаева, икенчесе орденлы китапханәче Әминә Мәгадиева булып чыкты. Алар ялындырмый гына кобаер да әйттеләр, үзләре иҗат иткән Сабан туена багышланган такмакларын да җырладылар. Хәдичә апа Сабан туена бер чиләк буза да пешереп алып килгән булып чыкты һәм ул безгә бузаны ничек ясарга, кайсы вакытта эчәргә кирәклеген дә өйрәтте.

Ак тирмә янында олы кунакларны көтеп торган Башкортстанның дәүләт думасындагы бер депутаты белән дә танышып киттек. Ул үзен Иршат Фәхретдинов, Әфганстан сугышларын үткән кеше дип танытты. Сабан туе бәйрәме депутатларның бер елллык эшләренә йомгак ясап, ялга чыгуның беренче көнендә үткәрелүен югарыдан җибәркелгән бер бүләк, дип тә атады.

Шулай итеп, чәчмәсәләр дә, урмасалар да бары тик бәяләр генә үсә торган Мәскәүдә дә елдан ел киң колач алып барган язгы Сабантуйлары гөрләп узып китте. Быелгы бәйрәмгә халык башка елларга караганда да күбрәк килде диделәр оештыручылар.
XS
SM
MD
LG