Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Чехия ракета калканы килешүен имзалады


Кушма Штатлар белән Чехия АКШның ракета калканы радарларын Чехиядә урнаштыру турында килешү имзалады.

Килешүгә бүген Прагада АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс белән Чехия тышкы эшләр министры Карел Шварценберг имза салды. Килешүнең Чехия парламентында раслануы зарур.

Дүшәмбе көнне Вашингтондагы сөйләшүләрдә АКШ белән Польша калканның бәреп төшерүче ракеталарын Польшада урнаштыру турында килешүгә ирешә алмады.

АКШ рәсмиләре Райсның Польшада тукталу ниятеннән баш тартуын белдерде.


XS
SM
MD
LG