Accessibility links

Медведев: АКШ-Русия сөйләшүләрендә тәррәкыять юк


Русия президенты Дмитрий Медведев Мәскәү белән Вашингтон килешү булмаган мәсьәләләрдә тәррәкыятькә ирешә алмады дип белдерә.

Медведев кичә Япониядәге Зур сигезлек саммиты читендә Русия президенты вазыйфасында АКШ президенты Джордж Буш белән беренче очрашуын үткәрде.

Медведев әйтүенчә, Буш Амеркадагы президент сайлавы ике ил арасындагы элемтәләрнең тукталып торуына китермәскә тиеш дигән фикер белән килешкән.

Русия АКШның Көнчыгыш Европада ракета калканы урныштыру ниятен үз иминлегенә куркынычлы дип саный һәм аңа кискен каршы чыга.

XS
SM
MD
LG