Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Алтай республикасы белән бергә


Русия Алтай республикасын бетереп башка өлкә белән берләштерү сәясәте башласа, Татарстанга кушылу уйлары да юк түгел

Алтайларның Ил-Уены нәкъ Сабантуй шикелле
Әле яңа гына алтайлылар республика көнендә үзләренең олуг бәйрәмнәрен үткәрде. Ул Ил-Уен (Эл-Ойын) дип атала. Бу чарада катнашкан Татарстан вәкилләре әлеге бәйрәмнең нәкъ Сабантуй шикелле булуына сокланып кайткан. Таулар арасында табигать кочагына 20 меңләп кеше җыелган. Әгәр дә Алтай республикасында барлыгы 200 меңләп кеше яшәгәнне истә тотсак, әлеге төбәктә генә түгел, ә бөтен Русиядә иң күп халык җыела торган милли бәйрәмнәрнең берсе булып тора дип әйтергә мөмкиндер, мөгаен.
Ил-Уен да нәкъ татар милли Сабантуендагы кебек ат чабышлары белән башланып киткән. Бил алышулары да татарча көрәштән аерылып тормаган. Алтайлылар шома баганага түгел, ә эрбет чикләвеге агачына менүдә ярыша икән. Андагы һәрбер уен, ярыш нәкъ Сабантуендагы кебек булса да, кем белә, бәлки аларныкы борынгырактыр да. Алар бу милли бәйрәмгә хәзерге Сабантуйларда үткәрелгән волейбол һәм башка спорт уеннарын кертмиләр. Ә менә таш күтәрүне саклап калганнар. Халык арасыннан шагыйрьләр, җырчылар һәм көйчеләр шунда ук шигырь һәм җыр чыгарып бәйгегә чыга. Аларны тамак көйчеләре алыштыра.
Алтайда бу бәйрәмгә Шәймиевне көткән булганнар. Әмма, Татарстан президенты нәкъ шул көннәрдә Русия җиткәчелеге төркемендә Төрекмәнстанда иде. Алтай республикасы көнендә үткән милли бәйрәмдә Монголиядән, Казакъстаннан һәм Русиянең башка төбәкләреннән дә рәсмиләр катнашкан. Мәскәү думасы рәисе Владимир Платонов җитәкчелегендәге төркем дә булган. Әмма кунаклар арасыннан сәхнәдән бары тик берәү генә чыгыш ясаган. Татарстан котлавын Ил-Уенда хөкүмәт башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева җиткергән. Татарстанлылар бу хәлне алтайлыларның татарларга үзгә мөнәсәбәте, якын итүе дип кабул иткән.
Миллилекне саклау уртак көрәш
Разил Вәлиев
Алтай парламенты Татарстан каннунарының барсын да өйрәнеп бара икән. Безгә зур рәхмәтлеләр, ди әлеге чарада катнашкан Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев. Алтай депутатлары Татарстанның сәнәгать-икътисады белән дә яхшы таныш. Әмма икътисадның Петербурда, Мәскәүдә, Свердлау өлкәсендә дә үскәнен күргәнгә, аларны бигрәк тә тормышның башка ягы күбрәк кызыксындыра. “Халыкларның хокукын, милләтләрнең хокукын эзлекле итеп яклап барган һәм шул юлдан тайпылмаган бердән-бер төбәк бар Русиядә. Ул да булса- Татарстан диләр. Без сездән бик күп нәрсәгә өйрәнәбез, сез үзегезнең генә түгел, безнең милләтебезне, телебезне дә, йолаларыбызны да саклыйсыз, дип безгә бик зур рәхмәт әйттеләр”, ди Разил Вәлиев.
Бигрәк тә, соңгы җан исәбе алган вакытта, Татарстан көрәше аларның күңеленә нык сеңеп калган. Алар бик тә катлаулы вакытта Татарстаннан үрнәк алган. Билгеле булганча, ул вакытта Русия татар халкын 40 тан артык парчага бүлгәләргә тырышкан иде. 70 мең кешедән торган Алтай халкын да 4-5 кисәккә бүлергә уйланылган булган. Русиянең алда булачак халык саны алу чарасы да төрле милләтләргә карата тискәре йогынтылы сораулыклар әзерләмәс дип кем әйтә ала?
Алтай республикасы Татарстанга кушылырга да мөмкин
Соңгы вакытта Русия милли төбәкләрне төрле сәбәпләр табып юкка чыгару сәясәте алып бара. Мәскәү Алтай республикасында кеше аз яши, икътисадый яктан үз-үзен туйдыра алмый дип, тагын да авыррак хәлдәге Алтай өлкәсенә кушу хакында сүз йөртә башлады. Бу хәбәр, әлбәттә республикада зур ризасызлык та тудырган. “Әгәр безне ниндидер төбәк белән кушырга телиләр икән, референдум үткәреп Татарстанга кушылу турынрда карар чыгаруыбыз мөмкин диләр алар”, ди Разил Вәлиев.
Алтай белән Татарстан тел гыйлемендә дә хезмәттәшлек итәчәк
Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева әйтүенчә, ике республика көнчыгыш белгечләре һәм филологлар әзерләүдә эзлекле хезмәттәшлеккә керешәчәк. Бу хакта әлеге сәфәр вакытында фикерләшкәннәр. Быел алтай телендә беренче китап басылуга 140 ел тула. Ул Казанда дөнья күргән. Әлеге тантана уңаеннан Татарстанда да чаралар үткәреләчәк.
Алтай үзебезнеке
Моннан берничә ел элек Татарстан президенты Алтай республикасы җитәкчеләре белән очрашкан вакытта Алтай, Таулы Алтай ул бөтен төрки халыкларның ватаны һәм шуны бер тамга белән билгеләп кую турында уртак бер фикергә килгән иде. Татарстанда эшләнеп, Таулы Алтай шәһәренә килеп керә торган бер урынга куелган “Алтай безнең борынгы ватаныбыз” дип аталган һәйкәл менә 3 ел инде сәламләп тора. Анда барлыгы 6 телдә язу киләчәк буыннарга үзенә күрә бер васыятьнамә дә. Алтай, татар телендәге язулар янында япон һәм корея телендәгеләре дә бар. Чөнки, төрки халыклар гына түгел, японнар да, кореялылар да Алтайны үзләренең борынгы ватаннары дип саный. Бу һәйкәл янындагы юлдан узган һәрбер машина диярлек монда туктый. Кешеләр аның матурлыгына соклана, фотога төшәләр. Һәркем үз телендәге язуны укый.
“Гомумән, бу Татарстанны дөньяга танытыр өчен дә, безнең борынгы тамырларыбызның уртак икәнлеген дәлилләр өчен дә бер нигез булды”, ди әлеге һәйкәл турында Разил Вәлиев.
XS
SM
MD
LG