Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кирмәне Русия бәйгесен яулады


Кол Шәриф мәчете үзе генә “Русиянең җиде могҗизасы” атлы бер бәйгене яулый алмады.
Кол Шәриф мәчете үзе генә “Русиянең җиде могҗизасы” атлы бер бәйгене яулый алмады.

Казан Кирмәне “Русиянең җиде могҗизасы” атлы бер бәйгене яулый алган, икенчесен юк.

Бәйге узган елны көз көнендә башланган тавыш бирү нәтиҗәләрен “Всемирный следопыт” журналының Vsled.ru сайты хәбәр итә.


“Вакытлыча игълан ителгән” нәтиҗәләр буенча Благовещение чиркәвен һәм Кол Шәриф мәчетен үз эченә алган тарихи мимар ядкәре булган Казан кирмәне өчен 46483 кулланучы тавыш биргән.


Шул ук вакытта әйтик Псков-Печерский монастыре 17183 тавыш җыеп икенче калган. Ә данлыклы турист шәһәре Петербурдагы Сарай мәйданы һәм Кышкы Сарай исә 17106 гына тавыш яулаган.


Карелиядәге правослау “Кижи” музей-тыюлыгы исә дүртенче урынны алган. Аңа 13723 кеше тавыш биргән. Шулай иттереп иң кызыклы җиде турист урыны табылган. “Россиянең җиде могҗизасы” дип табылган бу истәлекле урыннарны “Алтын маршрут” дип аталган берлеккә берләштерәчәкләр икән. “Русиянең җиде могҗизасы” гомумрусия бәйгесен “Всемирный следопыт” журналы, Русия туристлык берлеге, “Время отдыхать в России” коммерцияле булмаган парнерлыгы, Travel.ru туристлык порталы һәм «Regnum» мәгълүмат агентлыгы ярдәмендә оештырган.

Тавыш бирүләр башлангач, бу исемлектә Казан кирмәне алдынгы урынга чыга алмыйча газапланды. 2007 ел ахырында “Всемирный следопыт” вәкилләре хөкүмәт даирәләре белән очрашып китте. Матбугатта казанлыларны актив тавыш бирергә чакырып мәкаләләр чыкты. Март аенда Казан исемлектә унөченче иде әле.

Май аенда, исә “Татар-информ” Казан кирмәненең Русиянең җиде йолдызы арасына да керү мөмкинлеген искәртте. Ул вакытта уникенче иде. Аннары исә ике көндә ун көндәшен узып китте. Ай ахырында исә беренчелеккә дә чыкты. Июнь аенда хөкүмәт шулай ук “Казан кирмәнен кочаклыйк” дип аталган чара ясады. Ул балалар һәм яшьләрне Vsled.ruга кереп тавыш бирергә чакырды. Менә шулай иттереп Казан кирмәне башкалардан шактый алга чыгып беренче калды.

Интернетта тагын бер “Русиянең җиде могҗизасы” атлы көндәш-ярыш узган иде. Анысына бер ай чамасы элек нәтиҗә чыгарылды һәм аңарга Казан кирмәнендәге Кол Шәриф мәчете керә алмады. "Известия" газетасы, "Россия" телеканалы, Vsled.ru сәхифәсе, "Маяк" радиостанциясе оештырды.

Ул җиделеккә Мәскәүдәге Кызыл мәйдандагы Василий Блаженный чиркәве керә алган. Бу храм XVI гасырда Иван Грозный боерыгы белән Казан ханлыгы егылу уңаеннан салынган булган.

Шулай ук “Кижи” музей-тыюлыгы, Сочи янындагы серле таш корылмалар – дольменнар, Псково-Печерски монастыре, Петербурдагы аерылма күперләр, яңартылган гәрәбә бүлмә һәм башкалар да ул исемлектә бар.

XS
SM
MD
LG