Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мәхкамәсе Хәбиров шикаятен карый


Бүген Уфаның Киров районы мәхкамәсе Башкортстан президенты идарәсенең элекке башлыгы Радий Хәбировның президент Мортаза Рәхимовка каршы шикаятен карый башлады.

Рәхимов мәхкамәгә үзенең вәкилен генә җибәрде.

Хәким Хәбировның адвокаты Юрий Наумовның Хәбировны президент идарәсе башлыгы вазыйфасыннан читләштерүгә нигез булган мәгълуматлар белән таныштыру таләбен канәгатләндерергә булды.

Мәхкамә утырышы 9 июльдә кичкә таба дәвам итәчәк. Таләп ителгән документлар аңарчы мәхкамәгә тапшырылырга тиеш.

Рәхимов тарафыннан вазыйфасыннан читләштерелеп, соңрак вазыйфасыннан алынган Хәбиров салым декларациясен дөрес тутырмау турында тиешле оешмалар тарафыннан расланып өлгермәгән мәгълуматлар нигезендә вазыйфадан читләштерү карары канунсыз дип мәхкамәгә мөрәҗәгать итте.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG